Черемшан тег белән яңалыклар
-
Әмирдә хәл итмәслек мәсьәлә юк
Бу авылда яңа йорт салырга теләүчеләргә Себердә яшәүче якташларыбыз-эшкуарлар, бертуган Әгъләмовлар материаль ярдәм күрсәтәчәкләр. Бу турыда авылда узган халык җыенында Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов игълан итте. Дөрес, бу ярдәмнең шартлары да бар, йорт салучылар авылда пропискада торырга һәм шунда яшәргә дә тиешләр. Бүген Әмирдә инде дүрт яңа йорт...
-
Лашманда мунча янган
Лашмандагы бер хуҗалыкта мунчага ут кабу хакында янгын сүндерү частена 2 февраль көнне иртәнге алтыларда хәбәр иткәннәр. Лашманнан һәм Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунчаның түбәсе яна торган була. Ут бура корылманың ишегалдына да эчке яктан зыян салган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Андрей Фомин фотолары
-
Ипотека ставкалары 8,5% ка кимергә мөмкин
Белгечләр 2018 елда ипотека ставкаларының кимүен һәм базарда беренчел торакка ихтыяҗ артуын көтә. Level Group генераль директоры Кирилл Игнахин аңлатканча, ставкаларның бер пунктка кимүе, бирелгән кредитлар күләмен 40% ка арттыра. Бу хакта "Известия" хәбәр итә . "Әгәр сүз 6-7% дәрәҗәсендәге төп ставка турында барса, кредит бирүнең күләме ике тапкырга артырга...
-
Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар
Ивашкино авыл китапханәсенең 500 тирәсе укучысы бар. Биредәге киштәләрдә 8189 китап урын алган, шулардан 200е былтыр алынган. Ольга Данилова, Светлана Иванова, Алексей Маркин һәм башкалар - китапханәгә иң еш килүчеләр. Инде җитмештән узган Парфен Кожуков,Зоя Краснова, Михаил Антонов та матур әдәбиятка, тарихи китапларга битараф түгел. -Яшьләр классик әдәбиятка өстенлек бирә,чуваш...
-
Чынга ашкан күрәзәче сүзләре: «Җир күрәм… Туфрак күрәм…» [булган хәл]
"Киләчәк турында берни сөйләмәгез", дип кисәтеп куйдым аны керә-керешкә үк. Ул барыбер сөйләде. Синең барысы да яхшы булачак, теләкләреңә ирешәчәксең, диде. //Акчарлак// Күрәзәче Зилә апа турында сүзем. Күп кеше гаҗәпләнеп сөйли аның хакында. Монда якында - Чаллы янәшәсендәге Түбән Суыксу авылында яши ул. Соңгы арада экстрасенслар, күрәзәче-фәләннәр белән очрашулар, ни...
-
Кышкы Түбән Кәминкә (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр Гомәров фотолары
-
Хезмәткә - хөрмәт
"Чирмешән урманчылыгы" учреждениесенең Казанка участогы урманчылыгы мастеры Макаров Николай Степановичка ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" исеме бирелде. Архив фотосы
-
Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бүген, 21 гыйнварда, республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә булачак. Минималь һава температурасы төнлә -14..-19 градус, аязган вакытта -24 градуска кадәр булыр дип көтелә. Максималь...
-
Чирмешән районында узган елда мәшгульлек үзәге аша 61 инвалид эшкә урнашкан
Районда хезмәт яшендәге, мөмкинлеге чикле 129 кеше былтыр кайда да булса эшкә урнашкан. -Районда 1824 инвалид яши, шуларның 525се хезмәт яшендә. Үткән ел эшкә урнашкан, мөмкинлеге чикле кешеләрнең 61се үзәк биргән юллама буенча эшле булды, - ди үзәк директоры Фәридә Дивитаева. - Дүрт инвалид бизнес-планнарын яклап үз эшләрен ачып җибәрде....
-
Чирмешән районы башлыгында узган елны 142 кеше кабул итүдә булган
Узган елны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 142 кешене-гражданнарны кабул иткән. Күп очракта якташларыбыз аңардан җир участокларын рәсмиләштерү, төзелеш, торак мәсьәләләре буенча ярдәм сорыйлар. Гыйнвар аендагы быел беренче кабул итүгә 10 кеше килгән. Райондашларыбызның кайберләре район җитәкчесеннән матди ярдәм сораганнар, ферма биналарын рәсмиләштерү, тапшырган сөт өчен акча түләнмәү турында зар...
-
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла
Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек - 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. (Урыссу, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Маврин). Февраль башында шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә (Татарстанның Ютазы районы үзәге) яңа гимназия ачыла. 2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей...
-
Чирмешән районында җиде өй, дүрт абзар, биш мунча янган
Узган елда районда уналты янгын булган. Ут казасында бер кеше пешкән, шөкер, үлүчеләр юк. Янгыннар 300 мең сумлык матди зыян салган. Мордва Афонькәсе (Мордва Афонькәсендә - 1, Лагеркада - 2) һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә (Иске Үтәмештә - 2, Иске Сережкинода - 1) - өчәр, Шешминка һәм Яңа Элмәле авыл...
-
«Ышанмаслык хәл, сыйныфташ дүрт егет ел саен берәр бәла-казага очрап торган…» [булган хәл]
"Хатын-кыз - дөнья тоткасы", дигән гыйбарә яши халыкта. Әлмәт районы Бишмунча авылы мәдәният йорты директоры Рәсүлә Закирова турында да икеләнмичә шулай дип әйтергә мөмкин. Аның хакында булган хатын дию дә аз. Мине аның сабырлыгы һәм язмышы таң калдырды. //Акчарлак// …Моннан биш ел элек Рәсүлә апалар ишеген хәсрәт шакый: дусларын армиягә...
-
Минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 1 майда тигезләячәкләр
2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләячәкләр. 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләячәкләр. Тиешле канун проекты хокук мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган. Аның нигезендә, минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 2018 елның 1 маенда тигезләячәкләр. Бу хакта "Башинформ"...
-
Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә яхшы эшләүчеләргә бозау да җәл түгел
Әлеге җәмгыятьнең Яңа Элмәледәге гаражында иртән үк эш кайный. Механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар, язгы кыр эшләренә әзерлиләр. Гараж мөдире Алик Краснов әйтүенчә, Валерий Симухин, Алексей Павлов, Шамил Минхәеров, Василий Шадров, Евгений Портнов тырмаларны һәм культиваторларны төзәтеп куйганнар да. Бүген Валентин Кириллов чәчкеч ремонтлау белән мәшгуль, Шамил Минхәеров тракторын төзәтүгә...