Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында җиде өй, дүрт абзар, биш мунча янган

Узган елда районда уналты янгын булган. Ут казасында бер кеше пешкән, шөкер, үлүчеләр юк. Янгыннар 300 мең сумлык матди зыян салган. Мордва Афонькәсе (Мордва Афонькәсендә - 1, Лагеркада - 2) һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә (Иске Үтәмештә - 2, Иске Сережкинода - 1) - өчәр, Шешминка һәм Яңа Элмәле авыл...

Узган елда районда уналты янгын булган. Ут казасында бер кеше пешкән, шөкер, үлүчеләр юк. Янгыннар 300 мең сумлык матди зыян салган.

Мордва Афонькәсе (Мордва Афонькәсендә - 1, Лагеркада - 2) һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләрендә (Иске Үтәмештә - 2, Иске Сережкинода - 1) - өчәр, Шешминка һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә (Яңа Элмәледә - 1, Иске Элмәледә -1) - икешәр, Лашман, Бәркәтә, Кара Чишмә, Девичья Поляна, Керкәле авылларында, Түбән Кармалка авыл җирлеге территориясендә берәр янгын булган.

-Янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән сак эш итмәү, мичләрне һәм электр җиһазларын дөрес файдаланмау. Бер ут төртү очрагы да теркәлде. "Кызыл әтәч" җиде йортка, дүрт абзарга, биш мунчага зыян салды, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге хезмәте өлкән инспекторы Андрей Фомин.

Белгечләр төзек булмаган җиһазалардан файдалануны, электр үткәргечләрне буяу, обой белән каплап ябыштыруны, электр лампочкасы абажурларын янып китүчән материаллар белән ябуны тыя. Ут казаларының караучысыз калган электр плитәләреннән, су җылыткычлардан (кипятильниклардан), утюглардан еш чыгуын да искәртәләр. Өй, мунча мичләрен файдаланганда да саклык чараларын һич онытырга ярамый.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Чирмешән районында