Яңа Элмәледә генерал Конев истәлегенә ярыш узды
Спорт

Яңа Элмәледә генерал Конев истәлегенә ярыш узды

Яңа Элмәледә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Иван Конев истәлегенә узган баскетбол ярышларында 13-14 яшьлек кызлар, егетләр көч сынашты. Бу бәйгене мәктәбебезнең элеккеге укучысы Владимир Муськин оештырды. Төп приз - Кубок өчен районыбызның сигез мәктәбеннән сиксәнләп спортчы туп куды. Егетләр арасынд Яңа Элмәле мәктәбе баскетболчылары беренче урында, икенчедә - кадетлар мәктәп-интернаты,...

Яңа Элмәледә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Иван Конев истәлегенә узган баскетбол ярышларында 13-14 яшьлек кызлар, егетләр көч сынашты. Бу бәйгене мәктәбебезнең элеккеге укучысы Владимир Муськин оештырды.

Төп приз - Кубок өчен районыбызның сигез мәктәбеннән сиксәнләп спортчы туп куды. Егетләр арасынд Яңа Элмәле мәктәбе баскетболчылары беренче урында, икенчедә - кадетлар мәктәп-интернаты, өченчедә - Ульяновка егетләре. Кызлар арасында исә, беренчедә - утызимәнлеләр. Ульяновка кызлары - икенче, хуҗалар өченче урында.

Турнирның иң оста уенчысы дип, егетләрдән - Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Кирилл Захаров, кызлардан - Утыз Имәннән Альбина Әминова танылды.

Мария Васюткина,

Яңа Элмәле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев