Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кәминкә кызы - спорт мастеры

Түбән Кәминкә авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Гөлчәчәк Гайнуллина күптән түгел Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды. Гөлчәчәк 2013нче елда Казан Федераль университетының Чаллы филиалында финанс һәм кредит бүлеген тәмамлады. Бүгенге көндә ул үз белгечлеге буенча эшли. Укыган вакытта ук ул туризм спорты белән кызыксына. Якташыбыз Татарстан...

Түбән Кәминкә авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Гөлчәчәк Гайнуллина күптән түгел Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды.

Гөлчәчәк 2013нче елда Казан Федераль университетының Чаллы филиалында финанс һәм кредит бүлеген тәмамлады. Бүгенге көндә ул үз белгечлеге буенча эшли. Укыган вакытта ук ул туризм спорты белән кызыксына. Якташыбыз Татарстан Республикасы җыелма командасы һәм Чаллыдагы КФУ филиалының "Эдельвейс" туризм спорты һәм альпинизмы клубы әгъзасы. Туризм спорты белән ул инде җиде ел шөгыльләнә.

Гөлчәчәк бу спорт төре буенча барлыгы 61 алтын, 16 көмеш, 7 бронза медаль яулап алган. Әнисе Хәлимә апа һәм әтисе Азат абый шундый максатчан, кыю кыз үстерүләренә бик шаттыр, мөгаен. Ә без, сыйныфташлары, аның белән бик горурланабыз.

P.S. Күптән түгел Гөлчәчәгебез гаилә корып җибәрде. Аңа сәламәтлек, тигез матур тормыш, ак бәхетләр һәм яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.

Гөлгенә Гафурова.

Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined