Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашман мәктәбе укучысы - спорт мастерлыгына кандидат

Лашман мәктәбе укучысы Рәсим Вафин спорт мастерлыгына кандидат булды. Үзебезнең район мәктәбендә белем алучы укучының шундый дәрәҗәгә ирешүе Чирмешән тарихында беренче очрак, диләр.


Рәсим авыл мәктәбендә җәядән ату буенча оешкан секциядә ике еллап кына шөгыльләнә. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул мастерлыкка кандидат нормасын үтәүгә ирешкән.
-Атнага өч тапкыр үтә торган күнегүләрне калдырмадым. Ярышлар алдыннан инде һәр көнне диярлек шөгыльләндек. Өйдә тренажер - резина жгут бар. Көзге каршында шуны тартып, техникамны камилләштерәм. Монда иң мөһиме - яхшы техника, яхшы тренер кирәк, -ди яшь мастер.
Рәсимнең остазы, мәктәптә безнең район өчен ят спорт төре булган җәядән атуны "уяткан" укытучы Фаиз Билалов әйтүенчә, укучылар арасында кандидат булырдай төз атучы укчылар әле тагын бар икән. Аларның осталыгын үстерим дисәң, ярышларга ешрак йөрергә кирәк, ди ул. Ә моның өчен өстәмә чыгымнар сорала. Транспорты, җиһазы, балаларны ашату-эчертү, дигәндәй...
Район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Әнис Гатауллин Рәсимгә спорт мастерлыгына кандидат значогын тапшырды. Тантаналы итеп, Лашман мәктәбенең барлык укучылары, укытучылары каршында.
Шул ук мәктәптән Ләйсән Миһманова җәядән ату буенча 3 нче, Тимербулат Билалов 2 нче разрядка ия булган. Хәзер Тимербулатның йөзү буенча да 3 нче спорт разряды бар. Йөзүдән Рания Газыймҗанова һәм Айрат Шәйхетдинов 3 нче разряд нормаларын үтәгәннәр. Аларга да бу хакта зачет кенәгәләрен зурлап тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лашман спорт мастеры