“Алтын алка” республика ярышларының 12-13 яшьлек хоккейчылар арасындагы зона уеннарында Чирмешән яшүсмерләре командасы икенче урын яулады.
Район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге бәйге Чистай шәһәрендә узган. Анда алты район: Алексеевск, Балык Бистәсе, Нурлат, Чистай, Чирмешән, Аксубай командалары көч сынашкан. Финал уеннарында Чирмешән егетләре – икенче, Балык Бистәсе хоккейчылары өченче урыннарга чыкты. Күршеләребез - Нурлат командасы – җиңүче, алар көрәшне республика күләмендә башка алты зонаның җиңүчеләре белән дәвам итәчәк.

фото: архив
Нет комментариев