Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган волейбол буенча ярышларда Бөгелмә районы командалары беренче урын яуладылар

Мәктәп укучылары арасында Чирмешәндә узган Бөтенроссия спартакиадасының волейбол буенча зона ярышларында безнең районның кызлар һәм егетләр командалары дүртенче урынга чыкты.

Бәйгедә барлыгы тугыз район: Азнакай, Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Мөслим, Әлмәт, Нурлат һәм Чирмешән спортчылары көч сынаштылар.

Безнең район данын 1нче Чирмешән мәктәбе егетләре һәм Ивашкино урта мәктәбенең кызлар командасы яклады.

Егетләр командалары – район мәдәният йорты спорт залында, кызлар 1нче Чирмешән мәктәбе залында уйнадылар. Уеннар бик кискен барды, аеруча финалга чыккан командалар арасында, кайсы команданың җиңәсен уен ахырына кадәр билгеләп булмады.

Бөгелмә районының кызлар һәм егетләр командалары беренче урынны яуладылар. Баулы, Мөслим, Әлмәт командалары да призерлар арасында, алар да кубоклар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Автор фотосы

Күбрәк фото: Чирмешәндә мәктәп укучылары арасында волейбол буенча зона ярышлары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән волейбол