Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә каты йодрыклы кызлар бар

Уенын-чынын бергә кушсаң, районның кайбер кызлары белән артыгын шаярып та сөйләшергә ярамас. Араларында бик каты йодрыклылары бар икән: бер генә сугарлар...Чирмешәндә узган Бөтенроссия бокс турнирында безнең кызларыбыз шуңа инандырды.

Әнә бит, ярышка төрле төбәкләрдән килгән 80ләп яшь спортчы арасында ”Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” шәкертләре - Ивашкино авылы кызлары Инна Андреева, Дарья Дякону үз тиңнәре арасында - беренче, Анастасия Иванова, Валентина Емельянова икенче урыннар яуладылар.

Космонавтика көненә багышлап уздырылган әлеге зур турнирга читтән - Төмәннән, Ульяновскидан, Самарадан, үзебезнең республиканың Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Кама Аланы шәһәрләреннән, Сарманнан, Алексеевскидан, Яңа Чишмәдән боксчылыр килгән. Бәйгене ачу тантанасында якташыбыз, республиканың Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев та катнашты.

Рингта пыр тузып йодрык уйнатты малайлар. Күзләрдә – бары җиңү теләге. Өстәвенә, тренерлар да, алай ит, болай ит, дигәләп, яшь боксчыларны һөҗүм итәргә “ырылдатап” кына торалар. Ике көн барган ярышларда безнекеләр молодецлар: шактый “трофей” җыйдылар. Кубоклар саннары буенча, чирмешәнлеләр остарак, катырак “сугышкан”. Тренер Николай Емельянов шәкертләре: Александр Кобылин (Чирмешән), Михаил Яманов, Александр Апалаев, Виктор Григорьев (Ивашкино) үз авырлыкларында җиңделәр. Ә Роберт Бадикян, Егор Степанов, Рәзил Вафин (Чирмешән), Антон Макаров, Михаил Калмыков (Әккәрәй), Максим Апалаев, Петр Маркин (Ивашкино) үз тиңнәре арасында – икенчеләр. Александр Кобылин “яхшы техникасы өчен” аерым да бүләкләнде.

“Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә - тренер Николай Емельянов алып баручы түгәрәкләрдә (Чирмешәндә һәм Ивашкинода) 45 бала шөгыльләнә. Шуларның алтысы – кызлар. Шушы яшь боксчыларыбыз әлеге ярышны оештыруда төрлечә булышкан өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә һәм Чирмешәннән эшмәкәр Юрий Игнатьевка рәхмәтләрен җиткерәләр.

Күбрәк фото: Чирмешәндә бокс буенча турнир үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән бокс