Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясендә шахматчылар ярышты

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе шахмат буенча инде унҗиденче тапкыр турнир оештырды. Монысында 62 уенчы катнашты. Быелгы бәйгедә дә алты төркемдә ярыштылар. Ир-атлардан Самат Ризвановны берсе дә ота алмады - ул турнирның төп төркемендә инде бишенче тапкыр беренчелекне бирмәде. Киләсе елда 70 яшен тутырачак ветеранның шахматта көче бар, тәҗрибәсе зур. Ульяновкадан...

"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе шахмат буенча инде унҗиденче тапкыр турнир оештырды. Монысында 62 уенчы катнашты.


Быелгы бәйгедә дә алты төркемдә ярыштылар. Ир-атлардан Самат Ризвановны берсе дә ота алмады - ул турнирның төп төркемендә инде бишенче тапкыр беренчелекне бирмәде. Киләсе елда 70 яшен тутырачак ветеранның шахматта көче бар, тәҗрибәсе зур.

Ульяновкадан Петр Иванов соңгы елларда шулай ук көчле көндәш, быел ук икенче урында. Алексей Никонов (Ивашкино) өченчедә. Аның да күрсәткечләре турнирдан-турнирга яхшыра.

Хатын-кызлар арасында Иске Кадидан 70 яшьлек Римма Баянова бу төркемдә барлык көндәшләрен дә җиңеп, инде дүртенче тапкыр беренче булды. Ирина Федулова (Ульяновка) - икенче, Алсу Закирова (Чирмешән) - өченче урыннарда.

Егетләр - мәктәп укучылары төркемендә иң күбе - 16 шахматчы көч сынашты. Җиңүчеләр соңгы уеннарда гына ачыкланды. Монда "чемпион", ул былтыр да беренче иде, Айдар Могыйзов (Чирмешән лицее). Өметле уенчы. Дмитрий Перцев (Чирмешән кадет мәктәп-интернаты) - икенче, Николай Петров (Яңа Элмәле) - өченче урыннарда.

Кечерәк классалрда укучы малайлардан иң остасы Ильмир Мөхәммәтшин (Чирмешән). Никита Симухин (Яңа Элмәле) - икенче, Ислам Сафиуллин (Лашман) - өченче урын ияләре.

Өлкәнрәк классларда укучы кызлар төркемендә төп бүләк Яңа Элмәлегә китте - Людмила Редюкова иң күп очко җыйды. Екатерина Меркулова (Чирмешән) - икенче, Раилә Архипова (Лашман) өченче булдылар.

Кечерәк класстагы кызлар урыннарны болай бүлеште: Светлана Муськина (Яңа Элмәле) - беренче, Назлыгөл Җәлилова (Чирмешән, лицей) - икенче, Вероника Захарова (Яңа Элмәле) - өченче.

-Вакыт булганда, без мәктәптә дә шахмат уйныйбыз, - ди Ульяновкадан Ирина Федулова. -Ирем шашкада оста. Редакция үткәрүче турнир бик файдалы, безгә шахмат уенының теориясен ныграк өйрәнү кирәк.

Газетаның 85 еллыгына багышланган быелгы турнирны оештыруда һәм бүләкләр алуда төп иганәчебез - Фәгыйль Гатиятов. Ул Кармышта туган, Түбән Камада яши һәм шунда эшли. Истәлек бүләкләре алып, кубок һәм медальләр ясатып кайткан, моңа чыгымнар тоткан якташыбызга саулык, имин тормыш телибез.

Нефтьче - җитәкче тагын бер юмарт райондашыбыз Җәлил Мөхәммәтшинга, "Булгар" сәүдә йорты хуҗасы Булат Латыйповка, үзәк ашханә директоры Мамүрә Гафиевага да бик зур рәхмәт. Ярдәм сорап баргач, кире какмадылар, булыштылар.

-Быел якташыбыз Бари Габдрахмановның тууына 105 ел тула. Аның истәлегенә Кармышта яки Чирмешәндә көрәш буенча турнир оештырсалар, мин дә булышыр идем, - ди Фәгыйль Бәкер улы.

Турнирның хөкемдары, үзе дә бик күп ярышларда призлы урыннар яулаган Шамил Сөнчәләевның сөенечен дә аңлыйбыз - шахмат уенын яшьләр дә ярата, елдан-ел остара баралар.

Быелгы ярышның үзенчәлеге дә шунда - шахматчылар арасында яшьләр күпчелек иде. Лашман мәктәбеннән генә дә ундүрт уенчы килде, тулы бер команда. Яңа Элмәледә дә шахмат уены бик популяр, балалар, олылар да фигуралар йөртергә яраталар. Турнирда алар да җитди көндәшләр иде.

Шахмат турнирыннан күбрәк фотоларны газетаның интернет челтәрендәге nashcheremshan.ru сайтында карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined