Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Төп сүзне сайлаучы әйтә

Быел да, алдагы берничә елда да сәясәттән читтә кала алмаячакбыз - башта республика парламентына депутатлар сайлыйбыз, аннары - Татарстан Президентын. 2016да Россия Дәүләт Думасына депутатлар, тагын өч елдан ил Президентын сайлаячакбыз. 2014тә, 14 сентябрьдә булачак ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә старт бирелде дә. Алдагы биш елга депутат мандаты өчен...

Быел да, алдагы берничә елда да сәясәттән читтә кала алмаячакбыз - башта республика парламентына депутатлар сайлыйбыз, аннары - Татарстан Президентын. 2016да Россия Дәүләт Думасына депутатлар, тагын өч елдан ил Президентын сайлаячакбыз.

2014тә, 14 сентябрьдә булачак ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә старт бирелде дә.
Алдагы биш елга депутат мандаты өчен көрәшкә ничә партия кушылыр, әлегә билгесез. Россиядә 77 партия теркәлгән, Татарстанда алардан 64сенең төбәк, җирле бүлеге бар.
Власть өчен дә бу чара зур, җаваплы сынау, билгеле. Иң элек сайлауларны гадел, чиста үткәрү, "кара пиарга" юл куймау мөһим. Сайлаучыларның күбрәк тавыш бирүе дә зур роль уйный.
-Һәр сайлаучыга барып җитәргә кирәк, аларга максималь уңайлылык - комфорт тудыру сорала,- диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татмедиа" мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында уздырылган семинарда. - Без мәгълүмат чаралары белән диалогка гел әзер, без ачык.
Мөхәммәтшин әйтүенчә, сайлау системасында үзгәрешләр күп, алар турында белергә кирәк, аеруча комиссия әгъзаларын укыту мөһим. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин да белдерде.
Сайлауларга әзерлек, бигрәк тә үгетләү вакытында журналистлардан да зур җаваплылык, барын да закон кушканча яктырту, аңлату эшләре алып бару, кандидатларга тигез шартлар тудыру тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан