Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Кармышлылар тормыш шартларыннан канәгать

Кармышта узган халык җыенында районнан килгән җитәкчеләргә сораулар булмады, “бездә бар да җитеш”, диделәр.

Зарланырга сәбәп тә юк. Соңгы берничә елдагы мондый чараларда зур юлның ватык булуыннан еш зарландылар. Быел олы трассадан Әккәрәй һәм Кармышка алып баручы әлеге юлда ремонт бара, аслыкны ныгыталар, полотнаны нык тигезләгәннәр. Асфальт та җәелеп бетсә, проблема калмаячак.

Кармышта, гомумән, социаль объектлар – биналар: мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты соңгы елларда капиталь ремонтланды, заманча төс алды.

- Җирлектә 8 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, өч гаилә кече ферма төзи, - диде үткән 7 ай буенча отчет тоткан җирлек башлыгы Илдар Фәтхетдинов. – Шәхси хуҗалыкларда 151 савым сыеры асрала, алар шул чорда 196 тонна сөт саттылар. Ел башыннан бер бала туды. Бу яктан проблема бар, яшьләргә сайлап алырлык эш урыннары кирәк. 

Җыенда пенсия тәэминаты, социаль хезмәт күрсәтү, ТР Дәүләт Советына сентябрьдә булачак сайлаулар турында да сүз барды.

Җыеннар дәвам итә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев