Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Дәрәҗәне конкрет эш белән күтәрергә кирәк

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы җирле бүлеге 17нче конференциясен үткәрде. Аның барышында җирле советның һәм контроль ревизия комиссиясенең отчетлары тыңланды, бер ел эчендә башкарылган эшләргә анализ ясалды, проблемалар тикшерелде. Җыелышны "Бердәм Россия" партиясенең райондагы җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин алып барды. Бу чарада ТР Дәүләт Советы депутаты...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы җирле бүлеге 17нче конференциясен үткәрде.


Аның барышында җирле советның һәм контроль ревизия комиссиясенең отчетлары тыңланды, бер ел эчендә башкарылган эшләргә анализ ясалды, проблемалар тикшерелде.

Җыелышны "Бердәм Россия" партиясенең райондагы җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин алып барды. Бу чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы Ольга Калашникова да катнаштылар.

"Бердәм Россия"нең райондагы җирле бүлегендә 1264 әгъза бар, алар 24 башлангыч бүлекчәгә тупланган.

Республикадагы 45 җирле бүлекчә арасында, әгъзалар саны буенча, район бүлеге 18 урында.

2011-2012 елларда партия сафына 32 кеше кабул ителгән. Шул ук вакытта 8 кеше төрле сәбәпләр аркасында партиядән чыккан.

"Бердәм Россия"гә лаеклы яшьләрне җәлеп итү өчен актив һәм нык эшләргә, даими рәвештә партиянең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Моны конкрет эшләр һәм уңышлар белән дәлилләү мөхим", - диде үз чыгышында Нурхамәт Хәмидуллин.

Яшерен тавыш бирү юлы белән, сәяси партиянең райондагы җирле бүлеге секретаре итеп алдагы 5 елга кабат Нурхамәт Хәмидуллин сайланды.

Нурхамәт Хәмидуллин һәм Светлана Ганиева партиянең Татарстан җирле бүлегенең ХХ конференциясендә делегат буларак катнашачаклар.

Партиянең дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш керткән һәм тырыш хезмәтләре өчен партия членнары Рамил Әхмәдуллин, Нина Уламасова, Рәдис Камалов, Светлана Иванова, Рәдиф Халиков, Фаягөл Гыйләҗевалар - партиянең Татарстан җирле бүлеге башкарма комитетының, Маргарита Игнатьева, Марат Җамалиев, Антонина Аброськина сәяси партиянең райондагы җирле бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Бердәм Россия” сәяси партиясе