Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр депутатка рәхмәт әйттеләр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабат Чирмешәндәге сайлаучылары белән очрашты - гражданнарны кабул итте. Бу көнне аңа 8 кеше мөрәҗәгать итте. Январьда килүендә депутат Бәркәтә авыл мәдәният йортына сәхнә костюмнары тегү өчен ярдәм ышандырган иде, ул сүзендә торды. Шуның өчен әлеге авыл җирлеге башлыгы Салиховка рәхмәтләрен ирештерде, бер...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабат Чирмешәндәге сайлаучылары белән очрашты - гражданнарны кабул итте. Бу көнне аңа 8 кеше мөрәҗәгать итте.


Январьда килүендә депутат Бәркәтә авыл мәдәният йортына сәхнә костюмнары тегү өчен ярдәм ышандырган иде, ул сүзендә торды. Шуның өчен әлеге авыл җирлеге башлыгы Салиховка рәхмәтләрен ирештерде, бер уңайдан Бәркәтә, Түбән Кармалка авылларына илтүче юллар проблемасын күтәрде. Депутат моны хәл итүдә дә кулыннан килгәнчә булышачагын әйтте.

Юл дигәннән, Чирмешәнннең Техническая урамындагы, АТП янындагы йортларга, олы юлдан төшкәч, яз-көз кереп булмый, монда яшәүчеләр юлга вак таш түшәүне сорадылар. Лашманнар килгән берәүгә төзелеш материаллары ташырга, Иске Элмәледә буа ремонтларга техника сораучының да гозерен кире какмады депутат. Лашманнан бер инвалидка матди ярдәм сораучының да мөрәҗәгате канәгатьләндереләчәк. Торак проблемасы белән килүче дә җавап алды.

Депутат белән киләсе очрашу июнь аена планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined