Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында җирлек Советлары биналары ачылды

“Бервакыт Ульяновка авыл җирлеге Советы бинасын карап чыгарга булдым. Кыш айлары иде. Карасам, тәрәзә төбендәге гөлләр туңган. Җылы җитми икән, дөресрәге, бина искергән. Нәкъ шунда Самат Зәкиевич белән яңа бина төзү кирәклеге турында сөйләшкән истә”.

Ульяновка авыл җирлеге Советының яңа бинасын ачканда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сүзне шулай, ерактанрак башлады.

Район, бюджет акчаларына, өстәмә керемнәр хисабына, бу объектны озаграк төзесәләр дә, ул бик яхшы, сыйфатлы. Гаражга да урын табылган. Яңа җиһазлар да кайтарганнар. Кыскасы, рәхәтләнеп эшли торган.

Яңа бинаны ачу тантанасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин да катнашты. Монда, аннары Туймәттә һәм Иске Үтәмештә җирлек Советлары биналарын ачканда да ул мөһим проблема хакында әйтми кала алмады – соңгы елларда күпме төзибез, күпме ремонтлыйбыз, әмма халыкның шәһәргә китүе тукталмый. Югыйсә авылда тормыш шартлары шәһәрдәгедән начар түгел. Монда төп сәбәп – эш урыннары җитмәү. Авылны, анда яшәүчеләрне сакларга кирәк.

-Әйе, яшьләргә эш юк, ә авылда яшәп була хәзер, - дип, халык бу мәсьәлә уңаеннан үз фикерен белдерде.

 

-Чирмешән районы үсештә. Район үзәге, авыллар төзек, - диде Гобәйдуллин. –Соңгы 4 елда 103 кече ферма төзелгән, бу бик яхшы. Татарстанда 40 максатчан программа эшли, алар, билгеле, тормыш сыйфатын күтәрүгә, сүз дә юк, авылдан шәһәргә китүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

Элек халык үз йомышларын колхоз аша хәл итсә, хәзер алар юк, бу мәшәкатьләр җирлекләр Советларына һәм башкарма комитетларына йөкләнгән. Ульяновкада, Туймәттә, Иске Үтәмештә ачылган административ биналар аларда эшләүчеләргә, аларга килүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән, бар да ипле, заманча.

Иске Үтәмештә җирлек Советының иске бинасы 70 ел чамасы элек төзелгән, агач бина башта мәчет, аннары мәктәп тә булган, диләр. Туймәттәгесе 30 еллык. Бу авылда яңа ФАП та ачылырга тора.

Туймәттә, Иске Үтәмештә дә төзелеш һәм ремонт республика программасы аша башкарылган, район да булышкан.

Әлеге җирлекләр башлыклары Айдар Кәримов, Рәфис Мингулов, Ульяновка җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов та бу объектларда эшләгән төзүчеләргә, җитәкчеләргә, халыкка рәхмәтләрен җиткерделәр, кайберәүләргә бүләкләр тапшырдылар. Экзам Саматович исә туймәтлеләргә грант алуга конкурста катнашырга булышачагын әйтте, отсалар, бу акчага трактор алмакчылар, ә Фердинат Мидхәт улы мәдәният йортын тышларга, Иске Үтәмештә исә инде тузган, яңгырлардан да зыян күргән күперне яңартырга тырышачакларына ышандырды.

Бу көнне кунаклар Иске Үтәмештә төзелгән универсаль уен мәйданчыгын ачу тантанасында да катнаштылар, Туймәттә үзгәртеп корылган балалар бакчасы бинасын да карадылар.

автор фотолары

Ульяновкада, Туймәттә, Иске Үтәмештә җирлек Советлары биналары ачылышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев