Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районына яңа җитәкче Әлкидән килде

Моңа кадәр Әлки муниципаль районы башлыгы булган Фердинат Дәүләтшинны безнең районга җитәкче итеп билгеләделәр. Аңа муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару йөкләнде. Муниципаль район Советының чираттагы илле алтынчы утырышында депутатлар әлеге кандидатураны яклап тавыш бирделәр. -Соңгы вакытта Чирмешән районында мораль-психологик климат нык начарайды.Түземлелекнең бер чиге бар,- диде утырышка килгән...

Моңа кадәр Әлки муниципаль районы башлыгы булган Фердинат Дәүләтшинны безнең районга җитәкче итеп билгеләделәр. Аңа муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару йөкләнде.

Муниципаль район Советының чираттагы илле алтынчы утырышында депутатлар әлеге кандидатураны яклап тавыш бирделәр.
-Соңгы вакытта Чирмешән районында мораль-психологик климат нык начарайды.Түземлелекнең бер чиге бар,- диде утырышка килгән кунак - Татарстан Республикасы Президентының Аппарат җитәкчесе Әсгат Сәфәров депутатларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгатендә. - Районда агропромышленность тармагында сизелерлек алга китеш булмады. Алда катлаулы бурычлар тора, аларны үзегез дә беләсез. Барыгыз да бердәм команда булып, район өчен, аңлашып эшләргә тиеш.
Президент исеменнән чыгыш ясаган Әсгат Әхмәт улы әйтүенчә, Фердинат Дәүләтшин - таләпчән, принципиаль, тәҗрибәле җитәкче. Әлки районын 15 ел дәвамында оста җитәкләгән. Бүген бу район аеруча авыл хуҗалыгы тармагында республика буенча иң алдынгылар рәтендә. Чирмешән районында, кызганыч, агропромышленность комплексы турында мактап сөйләп булмый.
Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин турында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та җылы сүзләр әйтте, ул да яңа җитәкче тирәсендә берләшеп, аңлашып эшләргә чакырды.
-Минем принцип шундый: бурыч куелган икән, аны үтәргә кирәк,- диде Фердинат Дәүләтшин утырышта катнашучылар алдында. - Сездән башка берни эшли алмыйм, үзара уртак тел табарбыз дип ышанам. Иң мөһиме - эш кирәк.
Яңа җитәкче, ул авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, иң әүвәл нәкъ менә авыл хуҗалыгында хәлне, күрсәткечләрне яхшырту өчен тырышлык куймакчы.
Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин:
1960 елның 28 июнендә Әлки районының Базарлы Матак авылында туган.
Югары белемле, Казан финанс - икътисад институтын тәмамлаган.
1983 - 1988 елларда - ВЛКСМның Әлки район комитеты беренче секретаре.
1988 - 1997 елларда - шул районның "Хлебодарский" совхозы директоры.
1997 - 1999 елларда Нурлат районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.
1999 елдан- Әлки районы, 2006 елдан - Әлки муниципаль берәмлеге башлыгы.
Өйләнгән, ике улы бар.
Элеккеге башлык Наил Зарипов, башка эшкә күчү сәбәпле, муниципаль район башлыгы һәм Совет рәисе вазыйфаларыннан азат ителде. Бүген Әсгат Сәфәров әйтүенчә, ул әлегә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында эшләячәк.
Сүз уңаенда, Наил Зарипов үзе бүгенге утырышта катнашмады. Утырышны район башлыгы, Совет рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды.
Шул ук көнне Чирмешән авыл җирлеге Советында да утырыш үтте. Анда катнашкан депутатлар Наил Зариповның шәхси гаризасын искә алып, отставкасын кабул иттеләр - ул җирлек башлыгы постыннан китте, аның депутатлык вәкаләтләре дә вакытыннан алда туктатылды.
Моңа кадәр муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе булган Әкъдәс Шакировның да, шәхси гаризасы нигезендә, бу вазыйфадан отставкасына каршы килмәделәр депутатлар. Ул властьта кала, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары постында эшләячәк.
Район Советы утырышында Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынын биләүгә конкурс игълан ителү турында да карар чыгардылар. Конкурска 2014 елның 19 декабреннән 2015 елның 7 январена кадәр документлар алыначак.
Чираттагы бу утырышта 2015нче елга һәм 2016нчы һәм 2017нче план чорына муниципаль район бюджеты турында мәсьәлә каралып, карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан советы депутаты Фердинат Давлетшин