Чирмешән районы Советы депутатлары 2020 ел бюджетын расладылар
Муниципаль район Советының илле беренче утырышында депутатлар 2020 елга 691 миллион 707 мең сум керем һәм шулкадәр ук чыгымнар кузалланган бюджетын бертавыштан расладылар.
Район Советының “ТР Чирмешән муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021-2022 нче еллар план чорына бюджеты хакында“ беренче укылыштагы проекты буенча халык тыңлаулары үтте һәм ул Советның икътисад сәясәте һәм бюджет буенча даими комиссиясе, һәм контроль-хисап палатасы тарафыннан хуплады.
Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барган утырышта район башкарма комитетының 2020 елга җирле әһәмияттәге кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен (мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләренә кагылышлы) бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирү хакындагы мөрәҗәгате каралды. Бюджет ассигнованиеләренең җитешмәве сәбәпле әлегә моңа мөмкинлекләр юк. Әмма бу максатка средстволарны эзлиләр.
Райондагы конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге бурычлар хакында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова чыгыш ясады. Әлеге уңайдан кабул ителгән карарны тормышка ашыруны контрольлек итү җирле үзидарә буенча даими комиссиягә, Хокукый тәртип, экология һәм халык куркынычсызлыгы Советы регламентына йөкләнә. Депутатлар беренчел хәрби исәпкә кую вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен авыл җирлекләре бюджетына район бюджетыннан субвенцияләр бирү кагыйдәләрен; районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең составын; Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге район премиясе бирүнең нигезләмәсен расладылар. Муниципаль район Советының ТР Чирмешән муниципаль районы милке булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъекларына бирелүче милекнең (нигездә, авыл хуҗалыгы һәм торак пункт җирләре, шулай ук Сосновка авыл клубының иске бинасы) 130 санлы (13 декабрь, 2017 ел) карарындагы исемлеккә һәм Советның “Җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләрен тикшерүнең тәртипләре һәм сроклары” хакындагы 238 санлы, 18 июль, 2019 ел, карарына да үзгәрешләр кертелде.
Утырышта катнашучылар район мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методика эше буенча да урынбасары Светлана Севастьянованың “Педагогия коллективларының мәктәп укучыларын укыту сыйфатын күтәрү буенча эшчәнлеге” хакындагы мәгълүматын тыңлап, фикер алышып, әлеге мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр.
Шулай ук “Чирмешән муниципаль районының шәһәр төзү проектлавының җирле нормативларын раслау хакында” карар чыгарылды, Советның 2020 елга эш планы расланды.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев