Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән муниципаль район Уставын үзгәрешләр көтә

Чирмешән муниципаль район Уставына - төп документыбызга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеләчәк. Уставтагы, әлеге проекттагы бу яңалыклар иң әүвәл ачык тыңлауларда тикшерелегә тиеш. Ул быел, 4 апрельдә район мәдәният йортында узачак. Район Советы депутатлары, Советның кырык сигезенче утырышына җыелышып, Устав проектына кагылышлы карарны беренче укылышта кабул иттеләр. Карар район газетасында да...

Чирмешән муниципаль район Уставына - төп документыбызга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеләчәк.

Уставтагы, әлеге проекттагы бу яңалыклар иң әүвәл ачык тыңлауларда тикшерелегә тиеш. Ул быел, 4 апрельдә район мәдәният йортында узачак. Район Советы депутатлары, Советның кырык сигезенче утырышына җыелышып, Устав проектына кагылышлы карарны беренче укылышта кабул иттеләр. Карар район газетасында да басылачак.
Утырышның көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә районда балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча комиссия турында муниципаль район Советы карарына һзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү белән дә бәйле иде. Аны да депутатлар яклады, карар да чыгардылар.
Утырышта шулай ук муниципаль хезмәт, кадрлар резервы, районда муниципаль торак контроле турында да мәсьәләләр каралып, карарлар кабул ителде. Депутатлар муниципаль район Советының 2014 нче елга эш планын да расладылар, Советның регламентына кагылышлы 2009 елның 16 декабрендәге 165 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан