Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән халкына үзебездә эш эзләргә кирәк

Әгәр хәл бүгенге кебек дәвам итсә, кул кушырып, зарланып кына утырсак, алдагы берничә елда ук кайбер авылларда яшәүчеләр санаулы гына калачак. Иң элек эшсезлек аркасында тагын бик күп яшьләр читкә китәчәк. -Әгәр конкрет чаралар күрмәсәк, авыллар үләчәк. Халыкны оештырырга кирәк, бу сезнең бурыч,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, шушы...

Әгәр хәл бүгенге кебек дәвам итсә, кул кушырып, зарланып кына утырсак, алдагы берничә елда ук кайбер авылларда яшәүчеләр санаулы гына калачак. Иң элек эшсезлек аркасында тагын бик күп яшьләр читкә китәчәк.


-Әгәр конкрет чаралар күрмәсәк, авыллар үләчәк. Халыкны оештырырга кирәк, бу сезнең бурыч,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, шушы көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда.

Район җитәкчесе башлыклар белән берничә көн дәвамында эш кабинетында күрешеп, төп сүзне нәкъ менә халыкны эшле итү мәсьәләсенә юнәлтте.Кайбер районнарда һөнәрчелек нык алга киткән, калайчылары, киез итек басучылары, кыяр, помидор үстерүчеләре белән мактана алалар (Балтачта, Кукмарада, Гали авылында һ.б.). Кемдер мебель, ит ризыклары җитештерә, икенчеләре куяннар, кәҗәләр, казлар, хәтта страуслар үстереп, сатып, керемнәрен арттыра. Үсемлекчелектә, яшелчәчелектә дә уңышка ирешеп эшләүчеләр бихисап.

Кызганыч, безнең район халкы бу яктан пассиврак. Максатчан программаларда катнашырга шикләнәбез, кайчак алар турында белмибез, белергә дә теләмибез. Кайчандыр бик күп күләмдә суган үстерүебез, чана, сандык ясаучылар булу хакында сагынып искә алабыз. Бүген кәсепчелек юк дәрәҗәсендә, күпчелек халык стихияле рәвештә эш йөртә. Суган яисә иткә мал үстерүчеләр аларны урнаштыра алмый интегә. Элек районның марка товарына әверелгән суганны, әйтик, Урта Азия һәм Кавказ ягының үткен егетләре бик юнь бәягә алып, ерак җирләргә күмәртәләп илтеп, сезонында яхшы ук акча эшләп калалар. Чирмешәннең ачы суганы, дөрес, күләм ягыннан бик азайды. Авылларда буш, чүп үләне генә үсүче бакчалар, киресенчә, күбәйде.

-Бүген яхшы балга, тирегә, суганга да ихтыяҗ бар, аны ничек төшемле урнаштыру хакында алдан уйларга, үз өстебезгә җаваплылык алырга кирәк,- диде район башлыгы, авыл җитәкчеләренең үзләренә дә активрак булырга тиешлекләренә ишарәләп.

Районда умарта оялары санын икеләтә арттырырга кирәк, моңа берни комачауламый.Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кортлар яхшы бал җыйсын өчен, чәчү әйләнешен алдан уйлап, үсемлекләрнең бал өчен кирәкле чималны күбрәк бирә торганнарын торак пунктлар янындарак чәчәргә тиешләр.

Билгеле, көнбагыш яки рапс чәчү генә аз. Элек, әйтик, гомер-гомергә, һәр күмәк хуҗалык карабодай икте. Аннан соң ниндидер сәбәп табып, умарта ояларын урманнарда тотуны тыярга маташу да дөрес түгел.

Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев әйтүенчә, 1 миллион 200 мең кубометр су сыешлы, "көзге өлеше" 25 гектарлы ук буага маймычлар җибәргәннәр. Димәк, озакламый алар зур балык булып үсәчәк. Түбән Кәминкәдә дә буа балыгы өлгереп килә. Аларны сатып, мөмкин булса, эшкәртеп, акча эшли алалар. Хәер, районда эшкәртү тармагы бөтенләй юк. Малны суйгач, итен генә сатабыз. Колбасаның хәләлен, ихтыяҗ зурын җитештерергә вакыт. Сөт тә турыдан-туры читкә китә бара, май, сыр һәм башка ризыклар ясамыйбыз.

Авылны элек-электән сыер яшәткән. Бу төр малның азаюы гына начар. Күтәмәдә, Түбән Кармалкада алар берничә дистәгә генә калган. Башка торак пунктларда да кимү сизелерлек. Моның сәбәпләре күп. Бердән, сөт сатып алуга бәяләр озак вакыт күтәрелмәде, шуңа да халык сыердан бизде. Корылык аркасында азык хәстәрләү дә кыенлашты. Хәер, уңган кеше сыерсыз тормый, берне генә түгел, өчәр, дүртәр сыер да тоталар. Андыйларга, кимендә биш сыеры булганнарга, район җитәкчесе саву аппаратлары алуда булышырга да риза. Күмәк заявка туплап, башка районнардан нәселле сыерлар, таналар алу да кулдан килә. Биш-алты литр сөт бирүчеләрен бушка ашатып ятканчы, тәүлеккә егерме, хәтта утыз литр бирүчеләрен асрау үзен аклый төшә.

Наил Зарипов белән очрашу барышында башка кайбер проблемалар да күтәрелде. Пай җирләрен үзләренә алып та, аның ияләренә салам гына биреп халыктан көлүчеләр, салым түләүне "онытучылар" белән суд аша сөйләшергә кирәк. Җирдән файдаланасың, табыш аласың икән, аның өчен түләү зарур.Бүген райондашларыбыз бик ерак җирләргә, ерак Себергә, Якутиягә хәтле, Мәскәүгә дә барып, юлларда интегеп, вагоннарда яшәп, акча эшли. Монда барыбызга да эш юк. Әмма үзебездә дә ниндидер кәсепкә тотынырга мөмкин. Әйе, бу һәркемгә бирелми, тәвәккәллек, башлангыч капитал, саулык, көч тә кирәк. Кемнәндер өмет итеп кенә дә яши алмыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан советы