Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Алдан тавыш биреп була

Республикабыз парламентына сайлаулар көне җитәргә бик аз вакыт кала. Сайлау алды кампаниясе ничек бара һәм аның нинди үзенчәлекләре бар? Болар хакында район сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин сөйли. -14 сентябрьдә районда 34 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак һәм тавыш бирү 7дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә әзерлек эшләре бара....

Республикабыз парламентына сайлаулар көне җитәргә бик аз вакыт кала. Сайлау алды кампаниясе ничек бара һәм аның нинди үзенчәлекләре бар?

Болар хакында район сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин сөйли.
-14 сентябрьдә районда 34 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак һәм тавыш бирү 7дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә әзерлек эшләре бара. Закон нигезендә район газетасында район башкарма комитеты җитәкчесенең сайлау участоклары чикләре турында карары, сайлау алды үгетләве өчен түләүле һәм бушлай басма мәйдан бирү буенча җирәбә салу нәтиҗәләре, 40 нчы Нурлат бер мандатлы сайлау округы буенча бюллетеньнәренә кертелгән депутатлыкка кандидатларның һәм сәяси партияләрнең исемлеге бастырылды. Әйтергә кирәк, 2009 елдагы сайлауларда 4 партия катнашкан булса, быел -8. Димәк, көндәшлек көчле булачак.
1 августка районда 15092 сайлаучы исәпләнә, ләкин исемлекләр тавыш бирәсе көнгә кадәр тикшерелеп, тәгаенләнеп торачак.
Быелгы сайлаулар вакытында тавыш бирү урналары үтә күренмәле булачак. Алар барлык сайлау участокларында да бар. Биш участокта - Иске Котышта, Иске Кадида, Казанкада, Урманасты Үтәмештә, Әмирдә электрон тавыш бирү комплекслары куелырга тиеш.
Тагын бер яңалык. Быел теркәү талоннары бетерелде, сайлаучы үзе яшәгән урында гына тавыш бирә ала. Шул ук вакытта алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла, ягъни% кемдер сайлаулар көнендә китәргә планлаган булса, ул 10-4 тәүлек алдан территориаль сайлау комиссиясендә, 3 тәүлек алдан участок комиссиясендә тавыш бирә ала. Әлбәттә, моның өчен паспорт белән килү зарур.
Сайлаулар уңаеннан барлык сораулар белән район сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Тел. 2-59-20; 8-917-891-69-92.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан сайлаулар