Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Студентлар һәм укучылар өчен менә дигән рецептлар

Укучы-студентларның ризык әзерләп маташырга вакытлары да һәм, дөресен әйтсәк, теләкләре дә бик юк, шуңа күрә алар өчен бу рецептлар менә дигән ярдәм булачак! Әниеңне бәйрәм көнне ничек кенә куандырыйм, дип йөри идеңме? Әлеге рецептлар арасыннан берсен сайлап ал да, аңа иртәнге аш (төшке, кичке дә булырга мөмкин) әзерлә. Киттек!

1. Кипкән җиләк-җимешле солы боткасы.

Кечкенә кәстрүлдә ярты литр сөт кайнатабыз. Аңа 6 аш кашыгы солы боткасы салабыз, аны кайнап чыкканчы уртача утта тотабыз. Әз генә тоз, бал кашыгы белән шикәр комы өстәгәннән соң сүрән утта тагын берничә минут тотарга кирәк булачак.

Ботка пешкәнче кара җимеш, күрәгә, чикләвекне ваклап әзерләп куябыз, аннан ботка өстенә сибәбез, май өстибез.

2. Ипи эчендә йомырка тәбәсе.

Стакан яки махсус форма ярдәмендә ипи эчендә тишек ясарга. Табаны сыек май белән майлап, икмәкне ике яктан да 30ар секунд кыздырып алырга. Аннан соң тишеккә йомырка сытабыз, бераз тоз, борыч, яшеллек сибәбез һәм кыздырабыз. Әзер булганнан соң тәлинкәгә алып салабыз һәм рәхәтләнеп ашыйбыз, башкаларны да сыйларга онытмыйбыз. 

3. Помидор эчендә йомырка тәбәсе.

Ике зур помидорның эшләпәләрен кисеп алабыз һәм бал кашыгы белән эчен алабыз. Йомырканы уылган сыр, петрушка, укроп белән бергә болгатабыз. Тоз, борыч салабыз һәм барлыкка килгән катнашманы томатлар эченә агызабыз. Эшләпәләр белән каплыйбыз һәм микродулкынлы мичтә 3-4 минут пешерәбез.

4. Чынаякта йомырка тәбәсе.

Кружканы зәйтүн мае белән майлыйбыз һәм ике йомырка сытып салабыз. Бераз тоз сипкәннән соң чәнечке белән болгатабыз. Колбаса яки ысланган тавыкны вак итеп турап аларны шулай ук кружкага салып болгатабыз.

Уылган сыр сипкәннән соң микродулкынлы мичкә бер минутка тыгабыз. Алып болгатабыз һәм яңадан 1 минутка тыгабыз.

5. Авокадолы сэндвич.

Ипине таба яки тостерда киптереп алабыз. Бу вакыт эчендә помидор һәм авокадоны ваклап турый торабыз. Яшелчәләргә иң яраткан тәмләткечне сибеп, барлыкка килгән катнашманы икмәк өстенә сылыйбыз һәм рәхәтләнеп ашыйбыз.

6. Кружкада сырлы макарон.

Кружкага ярты стакан сөт салып аны микродулкынлы мичтә җылытабыз. Алып 2-3 аш кашыгы макарон салабыз һәм тагын 3 минутка тыгабыз. Аннан алып богатабыз һәм уылган сыр салып тагын бер минутка тыгабыз. Тәмле булсын!

7. Батондагы пицца.

200 г колбасаны вак кисәкләргә турыйбыз, 200 г сыр уабыз, тоз, борыч сибәбез, 2 аш кашыгы майонез, кетчуп салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Әлеге катнашманы батоннарга ягабыз һәм өстенә яшеллек сибәбез. Алдан ук кыздырылган духовкага тыгабыз һәм сыр эрегәнче тотабыз.

Мәгълүмат: http://yalkyn.com/tejribe/31155/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев