Матур һәм яшь булыйк!
Натураль продуктлардан ясалган бу битлек тән тиресен һәм төсен тигезли, аны нәфис, шома һәм ефәк итә.
Составындагы лимон суы аны чистара, ә йомырка артык майлы булуы белән көрәшә.
Блендер белән 1 йомырка аксымын һәм 1 лимон согын болгатыгыз. Ул күпереп торырга тиеш. Аны бит, муен һәм күкрәк турына калын итеп сылагыз. 15-20 минутка калдырыгыз, шуннан соң салкынча су белән юыныгыз.
Кофеин күз төпләрендәге күгәрүне, шешләрне бетерә. Ә аның составында йогырт тирене дымландыра һәм яшәртә.
Яңы гына төелгән 2 аш кашыгы каһвә онына шул ук күләмдә какао-порошок салыгыз. Аннары 1 аш кашыгын сыек бал һәм 2 аш кашыгы йогырт өстәгез. Барысын да бергә болгатканнан соң, бит тиресенә сылагыз. 10 минуттан юыныгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев