Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

“Казан” пылавы

Дөгене чистартып берничә кат кайнар су белән юалар да, пешәр-пешмәс итеп кайнатып алалар. Артык тирән булмаган казанда май эретәләр, шунда вак шакмаклап тураган пешкән ит, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер һәм суган салалар. Шулар өстенә пешәр-пешмәс дөгене салып, бераз шулпа өстәп, савытны каплап, болгатмыйча гына сүрән утта 1-1,5сәгать пешерәләр. Әзер...

Дөгене чистартып берничә кат кайнар су белән юалар да, пешәр-пешмәс итеп кайнатып алалар.

Артык тирән булмаган казанда май эретәләр, шунда вак шакмаклап тураган пешкән ит, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер һәм суган салалар. Шулар өстенә пешәр-пешмәс дөгене салып, бераз шулпа өстәп, савытны каплап, болгатмыйча гына сүрән утта 1-1,5сәгать пешерәләр. Әзер пылауны зур тәлинкәгә бушаталар. Табынга чыгарыр алдыннан пылауга кайнар суда йомшарткан йөзем, төше алынган өрек яисә күрәгә өстиләр.
1 өлешкә: ит 200г, дөге 65г, май 30г, суган 25г, кишер 20г, йөзем яки кипкән җиләк-җимеш 30г, тоз, борыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашсу пылау пешерү рецепты