Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

“Ялкау” хачапури әзерли беләсезме?

Тәмле, туклыклы, кайнар... Нәкъ гыйнвар кичендә хуш исле чәй белән эчә торган инде! Ә әзерләве бик җиңел. Әйдәгез, өйрәнәбез!

Безгә кирәк булачак:
Он — 50 грамм;
Йомырка — 1;
Акмай — 15 грамм;
Сыр — 100 грамм.

Сырны кыргычтан үткәрегез. Йомырка, кефир, он кушып, яхшылап бутагыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.
Табада акмайны эретегез. Камырны тигез итеп табага коегыз.

Капкач каплап, акрын утта кыздырыгыз. Өске өлеше корыга әйләнгәч, ә асты алтынсу төскә кергәч, әйләндереп, икенче ягын да шулай кыздырыгыз. Бераз суынгач, кисәкләргә бүлегез.

Бу хачапурины әзерләр өчен нинди сыр да ярый. Мәсәлән, ике төрле — сулугуни һәм брынза. Яисә үзебезнең “Российский”, “Голландский” сырлары һәм башкалар. Сыр тозлы булса, камырга тоз салмагыз. Тозсыз булса, үзегез карагыз. Кефир булмаса, оеган сөт тә ярый. Хәтта эеремчек тә. Соңгысына аз гына сөт кушып җибәрегез. Камырга яшел аштәмләткечләр турап салырга да була.

Менә шулай, суыткычта “моңаеп” ятучы калган ризыклардан бер дигән тәмле тәгам әзерләп була. Хачапури — грузин халкының милли ризыгы. Аның нинди төрләре генә юк!

Әлеге рецепттагы ризыклар күләменнән бер хачапури чыга. Гаиләгез зур булса, күбрәк күләмдә әзерләгез.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X