Чирмешән районында быел 906 өлкән кешене больницада тикшергәннәр
Быел 1393 әби-бабайны табибларга күрсәтәчәкләр.
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән затларны медицина оешмаларына үз машиналарында алып килә. Бу эш район үзәк больницасы белән берлектә үткәрелә.
Үзәк хезмәткәрләре һәр көнне 8-9 өлкән кешене район үзәк больницасына тикшеренүгә алып киләләр. Ел башыннан шундый 906 кешенең сәламәтлеген тикшергәннәр дә. Быел 1393 әби-бабайны табибларга күрсәтәчәкләр.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев