Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында 3280 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан

28 июньгә районда, май ае белән чагыштырганда 1050гә күбрәк, ягъни 3280 кеше коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан.

Район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, ел башыннан районда ОРВИның - 250, үпкә ялкынсынуы авыруының 237 очрагы теркәлгән. Әлмәт район үзәк больницасына 54 кешене озатканнар. COVID-19 белән авыруның 14 очрагы теркәлгән.

-Күргәнебезчә, коронавирус белән бәйле вәзгыять гади түгел, димәк, һәркем вакцинациянең кирәк булуын аңларга тиеш, - ди баш табиб. – Безгә барлыгы 3715 вакцина комплекты кайтты, нигездә, «Спутник V».  Алардан үзләрен бик авыр кичерүчеләр ачыкланмады. Медицина хезмәткәрләре, укол килешмәүчеләрдән кала, барлык чирмешәнлеләргә дә прививка ясатырга киңәш итә. Моның өчен җитәрлек күләмдә вакцина бар. Һәркем истә тотарга тиеш - уколны кадатып, кеше үзен генә түгел, якыннарын, гаиләсен, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә тормышын чирдән саклап калачак.

Вакцина ясату өчен район үзәк больницасы регистратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел. 8(84396) 2-52-54.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев