Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында 1702 кеше вакцина ясаткан

17 майга районда 1702 кеше коронавируска каршы укол кадаткан.

-Район үзәк хастаханәсенә барлыгы 1905 “Спутник V” һәм 60 комплект “ЭпиВакКорона” вакциналары кайтты, - дип хәбәр итте табиб-эпидемиолог Альмира Гарифуллина. - Чирмешәнлеләр вакцина ясатырга май каникулларында да килделәр. Прививкаланучылар арасында: 181 - медицина, 204 - мәгариф хезмәткәре, предприятиеләрдә эшләүче - 311, 347 - 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Медицина хезмәткәрләре вакцинаны район авылларына да барып ясый.

Район үзәк больницасында вакцина җитәрлек күләмдә бар. Табиблар прививка ясатырга, үзебезне һәм якыннарыбызны чирдән сакларга киңәш итә.

Вакцина ясату өчен район үзәк больницасы регистратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон 8(84396) 2-52-54.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X