Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Югары Чегодайда яшәүче “ялганчы” штраф түләячәк

Югары Чегодай авылында өй яна дип, ут казасына ике янгын сүндерү машинасы, полиция хезмәткәрләре, "Ашыгыч ярдәм", электрчылар, газчылар барган. Тик әлеге чакыру ялган булып чыга. Болай тупас шаяручының эзенә төшкәннәр, хәзер аңа штраф җәзасы яный. -Моннан тыш, янгын сүндерү машиналарын быел өч тапкыр кузгаттык: Шешминкада ут өйнең түбәсенә, верандасына зыян...

Югары Чегодай авылында өй яна дип, ут казасына ике янгын сүндерү машинасы, полиция хезмәткәрләре, "Ашыгыч ярдәм", электрчылар, газчылар барган. Тик әлеге чакыру ялган булып чыга. Болай тупас шаяручының эзенә төшкәннәр, хәзер аңа штраф җәзасы яный.


-Моннан тыш, янгын сүндерү машиналарын быел өч тапкыр кузгаттык: Шешминкада ут өйнең түбәсенә, верандасына зыян салды, Лашманда абзар янды, Иске Сережкинода янгын өйнең эчке ягын яраксыз итте. Беренче ике очракта ут электрдан чыккан. Сүз уңаеннан, былтыр март азагына кадәр районда бер янгын да булмады, - ди янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Өйләрдә төзек булмаган электр җиһазларының, иске үткәргечләрнең, караучысыз калдырылган газ, электр мичләренең, плитә, көнкүреш техникасы, сүндерелмәгән тәмәкенең ут фаҗигасенә китерүен кабат искәртә янгын сүндерүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined