Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Янгын сүндерүчеләр көзге янгыннарның төп сәбәбен атадылар

Статистика буенча безнең районда янгыннарның якынча 30 проценты электр челтәрләрен һәм электр приборларын дөрес кулланмаудан килеп чыга.

Көзге-кышкы янгын куркынычы янаган чорда җылыту приборларына, электр җиһазларына һәм электр үткәргечләренә йөкләнеш арта, бу, үз чиратында, дөрес кулланмаганда, янгын чыгуга китерергә мөмкин.

 -Җылыткычларны янмый торган түшәмәгә урнаштырырга кирәк. Ул төзек, авария сүндерү системасы белән булсын (кызып китү яки егылу очрагында). Кулдан ясалган приборларны кулланырга ярамый. Җылыткычларны озынайткычлар аша кабызу да тыела. Розеткаларның, штепсель һәм электр шнурларының бөтенлеген һәм төзеклеген күзәтегез, электр челтәренә берьюлы берничә көчле электр энергиясе кулланучыны: электр плиткалары, электрокамин, чәйнек һәм башка приборларны тоташтырырга киңәш ителми, - ди 73 янгын сүндерү-коткару бүлеге инженеры Нина Логинкина. - Шулай ук электр чыбыгын келәмнәр астыннан һәм ишек бусагасы аша уздырырга ярамый. Беркайчан да кабызылган электр җылыткычын төнгелеккә кабызып калдырмагыз, аеруча, янучан әйберләр янында. Аны кер киптерү өчен кулланмагыз.

Электр приборларыннан балалар файдаланырга тиеш түгел. Өйдән киткәндә көнкүреш техникасын сүндерергә кирәк.

Янгын чыккан очракта, 01, кәрәзле элемтә буенча - 112, 101 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк. Мөлкәтне коткаруга вакыт әрәм итмәскә, иң мөһиме – үзеңне һәм бәлагә тарыган башкаларны коткару.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев