Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Төнлә трассада кем йөри дисәң...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең үткән атнада булган утырышына бер чирмешәнлене мәҗбүри китерткәннәр.

Бер кайда да эшләмәүче әни кеше - С. яшүсмер улын әбисенә калдырып берничәшәр көн өенә кайтмыйча йөри. Ул моны, мин шабашкада идем, дип аңлата. Өендә булганда да гел исерек. Шуңа бер кайда да озак эшли алмый, эш бирүчеләргә андыйлар нәрсәгә. Әлеге гаилә социаль куркыныч буларак исәпкә куелган. Комиссия членнары аңа төзәлергә мөмкинлек биреп, алкогольдән дәваланырга тәкъдим иттеләр. Ул моңа ризалашты кебек, әгәр ишектән чыкканчы онытмаган булса?.. Моннан соң да әни кеше төзәлү юлына басмаса, ул баласыз калачак, бу хокуктан мәхрүм ителәчәк.

Нурлат аграр техникумы филиалы студенты машина йөртү таныклыгы булмаган килеш әтисенең автомобиле руле артына утыра. Кичке сәгать 10нан соң Кузай-Нурлат трассасыннан җилдергән егеткә ЮХИДИ хезмәткәрләре туктарга әмер бирәләр, ә ул алардан качып котылырга уйлый. “Текә” егетнең әлеге батырлыгы кыйммәткә төшә – полиция хезмәткәрләренең боерыгын үтәмәгәнгә дә, йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган өчен дә аңа саллы гына штарф салынды. Һәм бу адымы беренче тапкыр гына түгел икән. Моннан тыш, комендант сәгатендә ата-анасыннан башка йөргән өчен, балигъ булмаган яшь кешенең әтисенә карата да административ эш кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев