Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Әмирдә клуб искерде

Быел Әмирдә фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, мәктәп тә урнашкан яңа бина - күпфункцияле үзәк ачылды. Бу мәһабәт бина - авыл бизәге. Аны төзүчеләргә, төзетүчеләргә зур рәхмәт. Безнең бер үтенечебез дә бар - авыл клубы нык искерде, замана таләпләренә җавап бирми, яңа бина кирәк. Әмир авылы халкы. Бу уңайдан муниципаль район...

Быел Әмирдә фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, мәктәп тә урнашкан яңа бина - күпфункцияле үзәк ачылды.

Бу мәһабәт бина - авыл бизәге. Аны төзүчеләргә, төзетүчеләргә зур рәхмәт.
Безнең бер үтенечебез дә бар - авыл клубы нык искерде, замана таләпләренә җавап бирми, яңа бина кирәк.
Әмир авылы халкы.
Бу уңайдан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Шакировка мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде: "Районда капиталь ремонт ясалмаган мәдәният йортлары берничә авылда гына калды, әмирлеләрнең соравы урынлы. Алдагы елларда бу авыл клубы да программага кертеләчәк, димәк, бина ремонтланачак. Сүз уңаеннан: киләсе елда Кармыш авыл мәдәният йортына капиталь ремонт үткәреләчәк."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы клуб