Чирмешәндә кыйшайган баганаларны кем турайтыр?
Проблема бар

Чирмешәндә кыйшайган баганаларны кем турайтыр?

Чирмешән урамнарында авыш, кыйшайган электр, юл билгеләре баганаларын кем турайтырга тиеш икән? Андый баганалар йөзләп бардыр, бер дә матур түгел.

-Редакциягә шулай дип шалтыратучы хаклы, билгеле. Без бу җитешсезлекләрне хәл итү юнәлешендә эш башладык. Дөрес, электр баганалары электр челтәрләре карамагында. Ә менә юл билгеләренә заказ бирдек, кайберләрен алмаштырачакбыз, башкаларын турайтып, тәртипкә китерәбез, -диде бу уңайдан Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Автор фотолары


Чирмешән

Нет комментариев