Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының Утыз Имән авылында җиде балалы гаилә йортсыз калган

Утыз Имән авылында янгын чыгып, ут җиде балалы гаиләне тораксыз иткән. Бәхеткә, өйдә булган өч баланы күршеләре коткарып өлгерә.

135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан белешүебезчә, ут казасы чыкканда, балаларның әти-әниләре бакчада эшли торган булган. Ике балалары үзләре белән, берсе – эштә, берсе кибеттә була. Ә өч бала – 2, 4 һәм 9 яшьлекләр өйдә калганнар.

-Ут чыгар алдыннан өй залында уйнаган балалар янына күршеләре Фәнис Җамалиев кергән була. Ул кинәт кычкырып җибәргән янгын извещателе тавышына борылып караса, веранда януын күреп ала, төтен аш бүлмәсенә үк үрмәли башлаган. Ишектән чыгу инде мөмкин булмый. Шунда Фәнис абый балаларны тәрәзәдән алып чыгып коткара, - ди янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Раил Галимов. – Беренчел фаразлар буенча, ут электрүткәргечләрдән чыккан.

Раил Винер улы әйтүенчә, янгын нәтиҗәсендә йорт һәм мунча тулысынча диярлек янып бетә, аларның буралары гына калган. Күп балалы гаиләне башка торак белән тәэмин итү буенча комиссия эшли.

Раил Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев