Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында янгыннар ешайган

Быел, узган айларда, төгәлрәге 5 майга кадәр булган чорда, районда 42 янгын булган (былтыр ел буена – 38), аларда 3 кешенең (2020 дә юк) гомере өзелгән. Статистика һич кенә дә безнең файдага түгел.

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында да искә алдылар. Әлеге утырыш республикада янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләр үлеменә юл куймау буенча өстәмә чаралар темасына багышланган иде. Анда безнең район да еш, урынлы тәнкыйтьләнде. Моңа үзебез гаепле.

Республикада янгыннар һәм аларда кешеләр үлеме белән бәйле вәзгыять, гомумән, борчылу уятырлык. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда янгыннар 20 процентка күбәйгән (былтыр – 1595, быел – 1895), янгыннарда 78 кеше (былтыр шул чорда – 45) һәлак булган, үсеш – 73 процент. Быел урманнарда 2 янгын очрагы теркәлгән, бу соңгы 10 елда күзәтелмәгән хәл.

Соңгы көннәрдә янгынчыларга коры үләнгә һәм чүп-чарга ут кабынган урыннарга еш чыгарга туры килә икән. Быел андый янгыннар безнең районда 2020 елдагыдан, шул чордан, биш тапкыр (!) күбрәк. Мондый очракларны җентекләп тикшерергә, анализларга һәм тиешле чаралар күрергә кирәк. Административ комиссияләр эшен активлаштыру, аңлату, кисәтү, профилактик чаралар күрү, коры үләннәрне һәм чүп-чарны вакытында җыеп алу, аларны яндыруга юл куймау мөһим. Уңышсыз, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар, балаларга күз-колак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев