Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында быел хуҗасыз 42 этне тотканнар

Агымдагы елның узган чорында район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән 30 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Кешеләрне мәчеләр дә, тычканнар да, хәтта керпе дә тешләгән очраклар булган, ләкин бу исемлектә беренче урында этләр тора. -Күптән түгел генә Лагерка авылында бер эт хатын - кызны тешләде, - ди Мордва Афонькәсе...

Агымдагы елның узган чорында район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән 30 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Кешеләрне мәчеләр дә, тычканнар да, хәтта керпе дә тешләгән очраклар булган, ләкин бу исемлектә беренче урында этләр тора.

-Күптән түгел генә Лагерка авылында бер эт хатын - кызны тешләде, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев. - Гомумән, этләр белән проблема бар иде. Авылларда сукбай этләр дә йөри, хуҗалылары да аз түгел һәм алар да кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Урамда йөрергә куркыта, дип зарланучылар да күп булды. Эт хуҗаларына да мөрәҗәгать итеп карадык, кисәттек тә. Бер - ике көн ишегалдында тоталар да , янә урамга чыгаралар. Проблеманы хәл итү өчен,район территориясендә этләр тотуга җәлеп ителгән эшмәкәргә заявка бирергә туры килде. Аның белән авыл җирлеге авылларындагы 12 этне аулап алдык.
Район территориясендә хуҗасыз этләрне тоту белән, килешү нигезендә, быел махсус кеше шөгыльләнә икән. Моңа республика бюджетыннан 100 мең сумнан артык акча бирелгән.
-Узган елны район буенча 85 этне тоткан идек, - ди Нурлаттан Тимофей Ермолаев. - Нигездә, Чирмешән, Яңа Элмәле, Иске Котыш авыл җирлекләре территорияләрендә эшләдек. Быел Шешминка, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе, Яңа Элмәле, Чирмешән җирлекләреннән заявкалар булды, барлыгы 42 эт юк ителде. Чакырсалар, тагын барабыз.
-2014нче елны авыл җирлеге территориясендә 48 эт тотылды, быел тагын 22сен ауладык, -ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. -Аларның кешеләрне тешләү очраклары булмады. Ләкин этләр еш кына кош - кортка һөҗүм итәләр. Шуңа да чаралар күрергә туры килде.
Хәзерге вакытта яңа федераль закон үз көченә керде. Ул җирле үзидарә органнарына үз муниципаль берәмлекләре территорияләрендә сукбай хайваннарны аулау һәм тоту буенча чараларны үткәрү һәм норматив -хокукый актларны кабул итү хокукы бирә. Бу хуҗасыз хайваннарны аулау эшен нәтиҗәлерек башкарырга ярдәм итәчәк.
Редакциядән. Хөрмәтле газета укучылар, бу уңайдан фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне безнең редакциягә дә юллый аласыз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хуҗасыз этләр