Чирмешән районында узган ел урамда йөрүче 140 эт тотылган
Узган елны район үзәк больницасының хирургия бүлегенә төрле хайваннардан зыян күргән (45се этләрдән) 60 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Лашманда, Түбән Чегодайда, Шешминкада һәм башка кайбер авылларда теркәлгән.
Авылларда узган халык җыеннарында да сукбай этләр проблемасын күтәрделәр. Урамнарда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр...