Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән полигонында пыяла бик күп җыелган

Чирмешәннең каты көнкүреш калдыклары полигонында 100 тоннадан артык пыяла шешә, савыт-саба җыелган. -Монда шулай ук чүпрәк тә күп тупланды, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Кызганычка каршы, бу төр калдыкларга сорау юк. Картонны һәм пластмасс шешәләрне генә үз вакытында килеп алып китәләр. Полигондагы чүпне сортларга...

Чирмешәннең каты көнкүреш калдыклары полигонында 100 тоннадан артык пыяла шешә, савыт-саба җыелган.

-Монда шулай ук чүпрәк тә күп тупланды, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Кызганычка каршы, бу төр калдыкларга сорау юк. Картонны һәм пластмасс шешәләрне генә үз вакытында килеп алып китәләр.
Полигондагы чүпне сортларга бүлү линиясендә алюмин банкаларны, пленканы, картонны, кәгазьне, чүпрәкне, пластмасс шешәләрне (төсләргә аерып) һәм шешә капкачларын аерым урнаштыралар.
-Чүп - чарны Чирмешәннән, Лашманнан китерәләр, - ди полигон мөдире Надежда Капитонова. - Шулай ук безгә Күтәмәдән, Сәләйдән дә нефть оешмалары машиналары чүп ташый. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызга да мөрәҗәгать итәсе килә. Безнең хезмәтебезне хөрмәт итсеннәр иде. Капчыкларга теләсе нинди чүп - чар ташлыйлар, ә бит алар безнең кул аша уза. Эшебезгә карата, хезмәт хакы да күп түгел бит. Шулай да хезмәтебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз.
Александр Круглов полигонда беренче көннән үк эшли дип була. Олег Антипов та эшендә җаваплы. Александр Игнатьев бирегә күптән түгел генә эшкә урнашса да, үзен яхшы яктан күрсәтеп өлгергән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан полигон коммунальное хозяйство

2
X