Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укучылары җир өстен чүп-чардан арындырып акча эшлиләр

Район мәктәпләре укучылары ел башыннан 15 тоннага якын макулатура һәм 4 тоннадан күбрәк пластик җыйганнар.

Февральнең соңгы атнасында гына да 2 тоннага якын макулатура җыелган. Тупланган кәгазь калдыгының 10 тонна чамасын тапшырып, 36 мең сумнан күбрәк акча эшләгәннәр мәктәпләр. Икенчел чималны укучылар санына бүлсәң, уртача 6,7 килограмм туры килә.

Туймәт мәктәбендә җыелган макулатура бер укучыга - 14,9, 1 нче Чирмешән мәктәбендә – 12,8, Югары Кармалка мәктәбендә – 11,6, Бәркәтәдә 9 килограммга җитә. Ә Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм Кара Чишмә мәктәбе укучылары исәбендә ул 5 килограммнан да әзрәк.

Әмир, 2 нче Чирмешән, Түбән Кармалка, Әккәрәй, Түбән Кәминкә мәктәпләре укучылары пластик җыю буенча алдынгылар. Бу мәктәпләрдә бер укучы уртача 5,3 – 5 килограмм пластик җыйган. Кара Чишмә укучылары әлегә бу эш буенча да макталмый. Алар, нибары, 24 килограмм пластик җыйганнар, ягъни бер укучыга уртача 2,1 килограмм дигән сүз. Ивашкино һәм Югары Кармалка мәктәпләре дә бу юнәлештә сүлпәнрәкләр.

Район буенча җыелган әлеге икенчел чималның 2 тоннадан артыгын сатып, мәктәпләр 10 мең сумнан артык табыш алганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев