Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2022 нче елның иң яхшы укытучысы Чирмешән лицеенда укыта

Чирмешән лицееның инглиз теле укытучысы Әлфинур Закирова “Ел укытучысы-2022” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулады.

Икенче санлы Чирмешән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Артем Барабашкин - “Педагогик дебют”, беренче Чирмешән мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөслимә Гайнетдинова  “Татар теле буенча иң яхшы укытучы” номинацияләрендә беренче урын ияләре.

Алар бәйгенең зона этабында район данын яклаячак.

-Мәктәптән соң кая укырга барырга, дип баш ватмадым, мин бу мәсьәләне 6 сыйныфта хәл иткән идем инде. Документларны Казан федераль университетының Алабуга институтына тапшырдым,  - ди Артем Вячеславович. – Диплом алгач та озак уйламадым, туган якка кайттым. Икенче ел мәктәптә эшлим, бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Минемчә, мәктәптә ир-егет укытучылар җитми, алар күбрәк булсын иде.

 

-“Педагогик дебют” номинациясендә катнашкан барлык укытучылар да яхшы чыгыш ясадылар, бик җитди әзерләнгәннәр, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Севастьянова. – Гомумән, бәйгедә катнашкан 18 педагог та үзләренең югары осталыкларын күрсәттеләр, ачык дәресләр дә, мастер-класслар да безгә бик ошады. Кызганыч, бәйгедә ел да диярлек бер үк мәктәп укытучылары катнаша, кайбер мәктәпләр вәкилләрен инде берничә ел әлеге чарада күргәнебез юк.

Әлфинур Закированың педагогик стажы 27 ел. Тәҗрибәле, җаваплы, белемле, тыйнак укытучы, диделәр аның турында хезмәттәшләре.

-Мондый бәйгедә үземне беренче тапкыр сынап карадым, - ди Әлфинур Галимҗан кызы. – Миңа, мөгаен, үз лицеемның стеналары да ярдәм иткәндер, чөнки көндәшләр барысы да көчле, тәҗрибәле педагоглар. Укытучы һөнәрен яратам, балалар белән эшләү бик ошый. Соңгы елларны инглиз теленә кызыксыну артты. Элек чит телдән имтиханны бер-ике укучы гына бирсә, соңгы елларны аны күбрәк сайлый башладылар.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлап, матур теләкләрен теләде һәм грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев