Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарның яңа секс-символы! Кем ул? (ФОТО, ВИДЕО)

Бу көннәрдә Казанда "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе булып узды. Анда "Ямьле" төркемендә җырлаучы Дилия Әхмәтшина аерым җырчы буларак чыгыш ясаган иде. "Чын сөю" җыры өчен лауреат исеменә лаек булды ул. Сәхнәгә Голливуд йолдызлары образында чыгып, күпләрне шаккаттырды. Хәтта аны татарның яңа секс-символына тиңләделәр. - Дилия, син аерым җырчы буларак...

Бу көннәрдә Казанда "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе булып узды. Анда "Ямьле" төркемендә җырлаучы Дилия Әхмәтшина аерым җырчы буларак чыгыш ясаган иде. "Чын сөю" җыры өчен лауреат исеменә лаек булды ул. Сәхнәгә Голливуд йолдызлары образында чыгып, күпләрне шаккаттырды. Хәтта аны татарның яңа секс-символына тиңләделәр.

- Дилия, син аерым җырчы буларак "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясендә катнаштың. "Ямьле" төркеменнән китмәгәнсеңдер бит?

- Шулай килеп чыкты инде. Аерым җырчы буларак та үземне сынап карарга булдым. Узган елның август аенда "Чын сөю" исемле җырыма клип төшердем. Бу җырым хит-парадларда катнашты. Күпләргә ошады дип әйтәсем килә. Әмма төркемнән киткән сүзләр дөреслеккә туры килми. Алдан нәрсә буласын әйтә алмыйм. Әлегә эшлибез.

- Клипта төшкән ир-егет кем ул?

- Ирем. Туебыз алдыннан "Love Story" өчен видеога төшкән идек. Ул кадрларны клибымда кулланырга дигән уй килде. Ә фортепиано артында утырып уйнаган һәм җырлаган кадрлар махсус студиядә төшерелде. Минемчә, бик матур килеп чыкты. Образым да үзгә булды.

- "Ямьле" төркеме әле ничә еллар буе эшләр дип уйлыйсың?

- Теләсә кайсы төркем 5 ел яши, диләр. Төркемдәге һәр катнашучы үзенә күпме кадәр эшләргә кирәк, шуның кадәр төркем яшим. Бигрәк тә составында кызлар булганда. Кемдер кияүгә чыга, кемнеңдер тормышында башка максатлары булырга мөмкин. 2013 елда "Ямьле" төркеме барлыкка килде. Инде менә дүртенче ел матур гына эшләп киләбез. Һәрберезнең аерым проекты да бар, ягъни аерым җырчы буларак чыгышлар ясыйбыз. Минемчә, "Ямьле" төркеме озак еллар буена сөендерер дип уйлыйм. Чөнки ул һәр яктан отышлы проект.

- Хәзер кайда яшисең?

- Казанда һәм Мәскәүдә. Гаиләм Казанда. Ирем белән Мәскәүдә яшибез. Ирем анда инженер булып эшли. Фатирыбыз бар. Казанга күбрәк чыгышлар буенча килергә туры килә. Хәзер ике шәһәргә яшәргә өйрәнеп беттем инде. Юлда йөрүнең авырлыкларын күрмим.

- Дилия, сине Хәйрия концертлары оештырып йөрүче буларак та беләм. Бу адымга нәрсә этәрде?

- Әйе, узган елны оештырдым. Онкология белән авыручы кешеләр өчен башкарган эш иде ул. Әнием дә әлеге авыру белән көрәшә. Алла ярдәменнән ташламас дип уйлыйм. Берүк якыннарыбыз исән булсыннар!

Чыганак: http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined