Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Кадида шагыйрә Рушания Әхмәдуллина авылдашлары белән очрашты

Искекадилылар авылдашлары, «Яратам сине, тормыш!» китабы авторы Рушания Әхмәдуллина (Чанышева) белән очраштылар. Әлеге чара авыл китапханәсендә узды.

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, “Туган яктан илһам алып...” исеме астында авыл китапханәсе мөдире Рушания Гыйрфанова оештырган кичәгә авылдашларының иҗаты белән кызыксынучы, аның шигырьләрен яратып укучылар җыелды.

Рушания Әхмәдуллина әле үткән елда гына дөнья күргән китабында урын алган кайбер шигырьләрен укыды, аннары алар буенча фикер алыштылар. Рушаниянең бала чагын, яшьлеген яхшы белгән авылдашлары Рәйханә Габшакирова, Рузалия Гыймранова, Халисә Вәлиуллина, Сирень Әхмәдуллиналар истәлек-хатирәләрен яңарттылар. Кичә җыр-моң, уен-табышмаклар белән үрелеп барды. Кунаклар “Авылымның иҗат  чишмәләре” исемле китап күргәзмәсе һәм язучы авылдашлары иҗатына багышланган презентация белән дә таныштылар.

Әдәби марафонда актив катнашкан, 21 көн дәвамында Рушания Әхмәдуллинаның шигырьләрен ВКонтакте битендә урнаштырып барган 8 сыйныф укучысы Айгөл Гафиятуллинага, актив укучыларга да шагыйрә үзенең китабын бүләк итте.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев