Чирмешәнлеләр халыкара фестивальда танылганнар
Мәдәният

Чирмешәнлеләр халыкара фестивальда танылганнар

Якташларыбыз Рузилә Булатова һәм Айнур Галләмов Казанда узган «Йолдызлы симфония» халыкара конкурс - фестивальда "Вокал" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреатлар булганнар, Гөлназ Гатина икенче урынга чыккан. Аларның сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Әлеге чара республикада икенче ел рәттән үткәрелә. Анда Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә...

Якташларыбыз Рузилә Булатова һәм Айнур Галләмов Казанда узган «Йолдызлы симфония» халыкара конкурс - фестивальда "Вокал" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреатлар булганнар, Гөлназ Гатина икенче урынга чыккан.


Аларның сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Әлеге чара республикада икенче ел рәттән үткәрелә. Анда Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә катнашканнар. Конкурсантлар "хореография", "вокал", "хор", "фольклор", "инструменталь музыка" номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәткәннәр.

Сүз уңаеннан, Рузилә Булатова күптән түгел генә узган "Дулкыннар" республика бәйгесендә дә "Вокал" номинациясендә беренче урын алган .

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев