Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләр Болгарда дипломант булдылар

Болгар шәһәрендә узган "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында якташыбыз, язучы Рәмзия Габделхакова һәм Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов район данын якладылар.

Әлеге бәйгедә сигез районнан 27 кеше ун номинация буенча көч сынашты.

Рәмзия Габделхакова “Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият”, Мингәрәй Әминов “Ир-ат – лидер” номинацияләрендә дипломант исемен алып кайттылар.

- Бәйге бик ошады, - ди Рәмзия ханым. – Монда без күп балалы әниләрнең, лаеклы ялда булуларына карамастан, бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы апаларның, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучы гүзәл затларның чыгышларын күрдек. Форсаттан файдаланып, үземнең райондашларыма, аеруча, миңа чыгыш ясауда зур ярдәм күрсәткән өчен, Түбән Кәминкә авылының “Ак калфак” җәмгыятенә зур рәхмәтемне җиткерәм.  

 

фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев