Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнгә килгән Зифа Кадыйрова: “Әсәрләремә теманы тормыштан алам”

Район үзәк китапханәсендә популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән узган очрашуга чирмешәнлеләр генә түгел, районның ерак авылларыннан да килгәннәр иде.

Зифа Кадыйрова китап укучыларга "Сагынырсың - мин булмам"  ("Сумбуль" рус телендә), "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Бәхеткә юл кайдан?", "Синсез килгән язлар" китаплары аша яхшы таныш.

Башкортостанда туып-үсеп, бар гомерен Яр Чаллыда уздырган әлеге язучы иҗат дөньясына шактый соң - 48 яшендә генә килеп керә. Озак еллар төзелештә эшләгән ханым электр монтажлаучы да булган. Үзе әйтүенчә, аларның бригадасы җирне казып, электр кабельләре сузу белән шөгыльләнгән икән. Гади кешеләр арасында эшләү, аларның тормыш-көнкүрешләрен яхшы белү аңа повестьләрен язуда ярдәм иткән.

Очрашу бик җанлы узды. Язучы һәрбер китабы турында тәфсилләп сөйләде.

-Миннән еш кына китапларым өчен темаларны, сюжетларны кайдан аласыз, дип сорыйлар. Тормыштан. Авылдашларым, танышларым арасында да гыйбрәтле язмышлы кешеләр бар. Минем өчен беренче урында – гаилә темасы. Әйтик, безнең авылда Ольга исемле бер апа яшәде. Аны барысы да белә кебек иде. Бервакыт ул мине чакырып, язмышы, гаиләсе турында сөйләде. Гаҗәпләнеп тыңладым аны. Янәшәдәге кеше турында берни дә белмәгәнбез. Шул апаның сөйләгәннәре бер китабымның сюжет нигезе итеп алынды, - ди Зифа ханым. – Китапларыгызда геройларга сынаулар күп узарга туры килә, диючеләр дә шактый. Кызганыч, тормышта төрле чаклар була, барысы да шома гына бармый бит. Әллә нинди проблема да күтәрмим. Сәясәткә кагылмыйм. Күңелем ничек куша, шулай язам.

Залда утыручылар арасыннан сорау бирүчеләр дә, рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясаучылар да шактый булды.

-Сез үзегезнең китапларыгыз белән авыл китапханәләренең укучыларын саклап калырга ярдәм иттегез, - ди Иске Кади авыл китапханәчесе Рушания Гыйрфанова. – Бер китабыгыз да киштәдә тормый, гел укучы кулында.

 

-Әсәрләрегезне озынрак языгыз әле, геройлары белән аерыласы килми, - диде Әмир авылыннан килгән Саҗәрә Мөхәммәтшина.

Дөрестән дә, аның китапларын елый-елый укыйлар, әсәрләрдәге геройлар язмышын йөрәкләре аша үткәреп, борчылалар, шатланалар, үз тормышлары белән чагыштыралар.

Язучыдан киләчәккә планнары турында да сорадылар.

-Черновиклар бар, бәлки кайчандыр алар китап булып басылыр, - диде Кадыйрова.  

Зифа Кадыйрова әсәрләрен рус теленә дә тәрҗемә итәләр, "Язмыш сынавы" әсәре буенча спектакль Казан сәхнәсендә дә күрсәтелде, “Көтеп узган гомер” повестен Яр Чаллы дәүләт драма театры сәхнәләштерде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев