Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә халык иҗатының район фестиваленә старт бирелде

«Туган як җәүһәрләре – Жемчужины родного края» халык иҗаты район фестиваленең сайлап алу турларына старт бирелде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган быелгы фестиваль “Халыклар дуслыгы – милләтләр бердәмлегендә” исеме астында уза. Бүген, 1 апрельдә, беренче зонада – Иске Үтәмеш авылы мәдәният йортында Иске Үтәмеш, Шешминка, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясый.

Сайлап алу турлары алты авыл мәдәният йортында һәм ике көн район мәдәният йортында була. 2 апрельдә Утыз Имән авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Яңа Кади һәм Иске Кади авыл җирлекләре үзешчәннәрен күрергә мөмкин.

Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел фестивальгә авыл җирлекләре театральләштерелгән музыкаль композиция әзерли. Һәм фестиваль ике турда гына уза, ул 28-29 майда гала концерт белән тәмамланачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев