Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында бер үк көнне ике мәдәният учагы ачылды

Светлогорскида "Мәдәният" илкүләм проекты буенча яңа клуб төзеделәр, ә Иске Котышта 46 еллык мәдәният йортына капиталь ремонт ясадылар.

Юбилейга – яңа клуб

Районда берьюлы ике мәдәният учагы ачылды: Светлогорскида яңа клуб төзеделәр, ә Иске Котыштагы мәдәният йорты капиталь ремонтланды.

Светлогорскида инде күптән моның кадәр кунак җыелмагандыр, бирегә район җитәкчеләре, башка авыллардан да мәдәният хезмәткәрләре, район үзешчәннәре дә килде.

“Мәдәният” илкүләм проекты буенча төзелгән яңа клуб замана таләпләренә җавап бирә торган: стеналары затлы кирпечтән күтәрелгән, түбәсе төсле калай-профнастил белән ябылган. Чүт кенә арырак иске клуб аның янәшәсендә инде бөтенләй кечерәеп калган.

Клуб тирәсендә идеаль чисталык. Аяк киеме пычрана торган түгел, территориядә, кайдан гына үтсәң дә, асфальтлы сукмак – тротуар ясаганнар, койма бастырганнар. Янәшәдә балалар өчен уен мәйданчыгы да бар.

-Кеше куллары могҗизалар тудыра, бина бик матур килеп чыкты, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, клубны ачу тантанасында. -Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына бик зур рәхмәт, алар ярдәмендә бу кирәкле объектны планга кертә алдык, төзүчеләребез бик сыйфатлы эшләделәр, территорияне төзекләндерүдә районның башка мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә нык булыштылар. Монда төрле чаралар үтеп торсын, авыл яңарыш кичерсен.

ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та яңа клубны ошатуын әйтте. -Мондагы кечкенә поселокта яшәүчеләр дә башкалар кебек шартларга лаек. Бинаны төзү өчен средстволар федераль һәм республика бюджетларыннан да бирелде, район да бу объектның кирәклеген дәлилли алды, - диде ул. -Клубта бәйрәмнәр, чаралар еш узсын, ишекләре ябылмасын.

Чыгышлардан, төзүчеләрне, мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләүләрдән соң урамда ук концерт башланды. Светлогорскиның үз артистлары да бик оста икән. Людмила Селиванова котлауларын, рәхмәтләрен җыр аша белдерде, ире Иван гармунда уйнады, ул поселокта бердәнбер гармунчы икән.

-Клуб бик кирәк иде. Искесе бит элеккеге урман пункты  ашханәсен үзгәртеп корып ясалган бина гына, нык тузган, - ди клуб мөдире Рафик Бикулов. -Моңа кадәрге клуб исә утыз еллар элек янды.

Клубның эчен дә карадык. Бар да яңа, затлы биредә.

Тамаша залы 50 урынга исәпләнгән. Бина газ ягып җылытыла, эчтә су, бәдрәф тә бар. Бер почмакта Якты Тау китапханәсенең күчмә пунктына да урын табылган.

Бәйрәм уңаеннан, клуб янәшәсендә урманчылар эшчәнлеге әзерләгән күргәзмә белән таныштырдылар, кунакларны тәмле ризыклар белән дә сыйладылар.

Шул да искә төште, яңа клуб 60 ел элек оешкан, бүген 18 йортта 56 кеше яшәүче  Светлогорск поселогына шәп бүләк кебек булды.

 

Иске Котыш үзешчәннәре – яңа сәхнәдә

Иске Котыштагы мәдәният йортын да танымаслык иткәннәр, нык яңартканнар. Капиталь ремонтка 14 миллион сумнан күбрәк акча тотылган. Төп акчаларны республика бирсә, җиһазлар алуга нефтьчеләр өлеш керткән.


 

46 еллык бинада элек булган чаклар искә төшә. Җыелыш саен диярлек мәдәният йортының таушалганлыгы, ремонт кирәклеге турында сүз кузгаттылар, салкын, диделәр. Инде зарланырга урын калмаган кебек.

Бинаның бөтен җире яңарган, үзгәргән. Монда да мичләр газ ягып эшли, су, канализация челтәрләре ясалган. Тәрәзәләргә яңа шторлар, пәрдәләр элгәннәр. Тамаша залында рәхәтләнеп утырырлык: җылы, якты, иркен. Тышкы якта, керү юлында брусчаткага хәтле җәелгән. Бакчада газон үләне чәчеп куйганнар.

-Республикада 100 чамасы төрле программалар эшли, алар барысы да халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, искекотышлыларны бүгенге тантана белән котлап. -Капиталь ремонт бик шәп килеп чыкты. Миңа эшнең сыйфаты бик ошады. Аны тормышка ашыруда өлешле һәркемгә рәхмәт. Тиздән Бәркәтәдә дә яңа мәдәният йорты ачылачак.

-Эшләргә теләге булганнарга булышасы килеп тора, - диде Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Иске Котыштагы чарада да катнашып. -Район мәдәният учакларын яңартуда актив эшли.

Иске Котышта да төзүчеләрне һәм мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр, кунакларны, авылдашларны милли ризыклар белән сыйладылар. Ә тамаша залында зур концерт булды. Авылда артистлар бик күп икән, ансамбльләре дә әллә ничәү, димәк, әлеге мәдәният йортында күңелсез булмас. Әлегә читтән артистлар чакырырга кыенсыналар, чөнки олы трассадан Иске Котышка алып керүче олы юл нык җимерелгән. Район башлыгы бу проблеманы ничек тә чишәргә тырышачакларын әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев