Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән мөнәҗәтчеләре Бөтенроссия фестиваленнән өченче урын яулап кайттылар

Районның “Ядкарь” хатын-кызлар хор ансамблен Бөтенроссия “Милли моң” мөнәҗәтчеләр фестивалендә диплом һәм бүләк белән сөендергәннәр.

Бөгелмә шәһәрендә узган әлеге бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы  мөхтәсибәте оештырган. Анда кырыкка якын сәнгать коллективы катнашкан: Башкортостаннан һәм Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның сигез районыннан. Гадәттә әлеге ярыш “Соло” һәм “Ансамбльләр” номинацияләрендә уза һәм анда конкурсантларның башкару осталыгы, дини җыр эчтәлеге, дикция һәм интонация, репертуар, костюмның ислам кануннарына туры килүе һ.б. бәяләнә.

-Безнең  алты кешелек “Ядкарь“ хатын-кызлар  ансамбле 3 нче урынга чыкты һәм диплом, кыйммәтле бүләккә ия булды.  Бәйгене бик матур уздырдылар. Безне анда оештырып җибәргән өчен район мөхтәсибәтенә зур рәхмәт, - ди үзе дә мөнәҗәт әйткән район инвалидлар җәмгыяте  рәисе Мәдинә Талипова.  

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев