Яхшы йөртүче техникасының ватылганын көтми
Район оешмалары һәм учреждениеләренең транспорт чаралары май аена кадәр техник карау үтәргә тиеш. Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан, "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятенең 20ләп техникасы әлеге сынауны беренче булып узды. "Безнең Җәүдәтнең КамАЗы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында "җигелгән". Аның ремонтка ватылып туктаганы юк, кайсы узел-детале "кырылып чыгасын" алдан белеп, машинасын төнлә булса да...
Район оешмалары һәм учреждениеләренең транспорт чаралары май аена кадәр техник карау үтәргә тиеш. Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан, "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятенең 20ләп техникасы әлеге сынауны беренче булып узды.
"Безнең Җәүдәтнең КамАЗы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында "җигелгән". Аның ремонтка ватылып туктаганы юк, кайсы узел-детале "кырылып чыгасын" алдан белеп, машинасын төнлә булса да төзәтеп куя. Кабинасы һәрвакыт чиста - офис диярсең," - "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров Җәүдәт Җиһаншинны шулай мактый.
Тәҗрибәле машина йөртүченең техникасына "Таттехконтроль" җәмгыяте белгечләре дә яхшы бәя куйды: фаралар, лампочкалар яна, көпчәк протекторлары нормада, тормозлар эшли...
"Машинаң ышанычлы булсын өчен аны гел "капшап торырга" кирәк. Бер-ике көндә генә техник карауга әзерләнеп булмый",- ди Җәүдәт.
Фазыл Галимовның КамАЗы да гел юлда, гел төзек. Һаман алдагы сүз - яхшы хуҗада техника сирәк ватыла.
"Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте районда иң күп техникалы оешмаларның берсе. Бүген 14 трактор, 13 КамАЗ автомашинасына техник карау уздырдылар. Ремонт гаражында бары бер техника гына калган: ягулык ташучы бензовозның двигателен җыеп бетерәсе бар.
Техник карау үткәрүчеләр егәрле "Кировец" тракторы янында озак юанмады. К-744 РЗ - "Рослизинг" аша 7 миллион ярым сумга алынган өр-яңа техника. Ә менә искерәк тракторлар "энә күзеннән" үткәрелде: хәтта вак-төяк шплинтларның булу-булмавы да тикшерелә.
Техник карауга әзерләнгәндә химиклар шактый чыгымнар тоткан. Әйтик, чит ил төягеченең ике яңа көпчәге генә дә 126 мең сумга төшкән. "Нью-Холланд" тракторын капиталь ремонтлауга да 750 мең сум сарыф иткәннәр. Кыр эшләре башланганчы берсе-берсе 6-7 мең сум торган унлап аккумулятор алырга туры килә. Әле акча тагын кирәгәчәк икән, чөнки "Таттехконтроль" белгече Марат Сафиуллин әйтүенчә, техник карауга җитди әзерләнүче әлеге оешмада да кайбер КамАЗларның көпчәк протекторлары начар, кайберәүләренең лампочкалары янмый, тормозларны карап аласы бар.
Ислам Лотфуллин, Геннадий Никонов, Рафик Харисов, Тәлгать Нуретдинов кебек уңганнарның техникалары әзерлегенә тикшерүчеләр яхшы бәя бирде. Чирмешән һөнәр училищесын тәмамлап эшкә килгән яшь механизатор Александр Беззубовның тракторына да инспекторларның бернинди дәгъвасы юк. Барысы да тәртиптә.
"Бүген 40лап кешелек табын әзерләдек. Шашлык кыздырабыз. Техник караудан соң егетләр белән бәйрәм ясап алабыз. Кыр эшләре хакында да шунда утырып сөйләшәчәкбез",- ди Илшат Гозәеров.
Тракторларга техник кару үткәрүче инженер-инспектор Рифат Гатин әйтүенчә, «Кади» җәмгыятендә, «Моляков В.А.», «Серендеев Н.И» крестьян-фермер хуҗалыкларында да техникаларга күзәтү үткәрелгән. Бәя - «канәгатьләнерлек». Якын көннәрдә, график буенча, рай-онның башка оешма-ларындагы техникалар да тикшереләчәк.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев