Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • “Туймәт“тә орлык та, механизаторлар да юк

    Язгы эшләргә бер айдан да азрак вакыт калып бара. Тик кайбер хуҗалыклар чәчүгә бер яктан да әзер түгел. "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә чәчүлек җирләр 3200 гектар тирәсе. Әлегә 650 гектарда игеләчәк арпа орлыгы гына бар. 425 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Туймәт кырларында тагын, орлык табыштыра алсалар, бодай, солы, чөгендер, рапс, суданка,...

    Язгы эшләргә бер айдан да азрак вакыт калып бара. Тик кайбер хуҗалыклар чәчүгә бер яктан да әзер түгел.

    "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә чәчүлек җирләр 3200 гектар тирәсе. Әлегә 650 гектарда игеләчәк арпа орлыгы гына бар. 425 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Туймәт кырларында тагын, орлык табыштыра алсалар, бодай, солы, чөгендер, рапс, суданка, кукуруз һәм берьеллык үлән үстереләчәк.
    -Көздән чәчкечләрне һәм тырмаларны ремонтлап калдырган идек,- ди бүлекчә җитәкчесе Мигъдәт Кәримов. - Ике тракторыбыз кырга чыгарга әзер. Проблемаларыбыз да күп, әйтик, ремонт эшләренә керешергә акча юк, мезанизаторлар да җитешми.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Туймет
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: