“Туймәт“тә орлык та, механизаторлар да юк
Язгы эшләргә бер айдан да азрак вакыт калып бара. Тик кайбер хуҗалыклар чәчүгә бер яктан да әзер түгел.
"Чирмешәнагрохезмәтләре"нең "Туймәт" бүлекчәсендә чәчүлек җирләр 3200 гектар тирәсе. Әлегә 650 гектарда игеләчәк арпа орлыгы гына бар. 425 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Туймәт кырларында тагын, орлык табыштыра алсалар, бодай, солы, чөгендер, рапс, суданка,...