Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төлкеләр этләргә ташланган

Районның алты торак пунктында котыру чире йоктыруның сигез очрагы теркәлде. Әлеге чирне йоктыруның 6 очрагы 2012 елның көзендә ачыкланса, икесе әле февральдә генә теркәлде. Ульяновка авылының Центральная урамында төлке эткә ташланган. "Татнефтедор"ның автомобиль юллары идарәсе территориясендә эт төлке белән сугыша. Ике очракта да лабороториядә үткәрелгән анализлар уңай нәтиҗә биргән. Ульяновканың...

Районның алты торак пунктында котыру чире йоктыруның сигез очрагы теркәлде.


Әлеге чирне йоктыруның 6 очрагы 2012 елның көзендә ачыкланса, икесе әле февральдә генә теркәлде.

Ульяновка авылының Центральная урамында төлке эткә ташланган. "Татнефтедор"ның автомобиль юллары идарәсе территориясендә эт төлке белән сугыша. Ике очракта да лабороториядә үткәрелгән анализлар уңай нәтиҗә биргән.

Ульяновканың Центральная урамында һәм "Татнефтедор"ның райондагы идарәсе территориясендә карантин куелды.

Котыру чирен йоктыруның башка очраклары ачыкланмаса, ике айдан карантин алыначак,- ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин.

Үткән елның көзендә Бәркәтә һәм Кече Чегодай авылларында куелган, игълан ителгән карантин алынды. Иске Котыш һәм Сосновкада да якын арада карантин срогы чыгачак.

Шикле төлкеләр һөҗүм иткән очракта район ветеринария берләшмәсенә 2-27-17 номеры буенча хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined котыру чире йоктыру